Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада «Туым Җондозы» — «Раштуа йолдызы» республика конкурс-фестиваленең зона туры узды

Иҗади номерларны Кукмара, Мамадыш, Менделеевск һәм Алабуга районнарыннан килгән конкурсантлар тәкъдим итте.

Район Мәдәният йортында «Туым Җондозы» — «Раштуа йолдызы» керәшен җырларын яшь башкаручылар республика конкурс-фестиваленең зона туры узды.

Ел саен үткәрелә торган бәйгенең максаты — керәшеннәрнең этник мәдәниятен үстерүгә һәм саклауга ярдәм итү. 

Кукмарада «Туым Җондозы» — «Раштуа йолдызы» республика конкурс-фестиваленең зона туры узды

Традиция буенча конкурс-фестивальдә жюрины фольклорчы, Россия Композиторлар берлеге әгъзасы, Казан консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыка белеме кафедрасы доценты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать белеме кандидаты Геннадий Макаров җитәкләде.

«Фестиваль 13 ел рәттән үткәрелә. Кукмара, чыннан да, республиканың мәдәни үзәге булып тора. Аның матур традицияләре бар. Сәхнәдә керәшеннәрне генә түгел, башка милләт вәкилләрен дә күрү бик күңелле. Чыгышларны бәяләгәндә репертуарның оригинальлегенә һәм катнашучыларның милли киемнәренә аерым игътибар бирәбез», — диде жюри рәисе.

Иҗади номерларны Кукмара, Мамадыш, Менделеевск һәм Алабуга районнарыннан килгән конкурсантлар тәкъдим итте. Эксперт комиссиясе әгъзалары башкару осталыгына да, халыкчанлыкка да игътибар бирде. Иң яшь катнашучыларга 5 яшь иде.

«Без Мамадыш районыннан. Әлеге конкурста өченче тапкыр катнашабыз. Коллективыбыз 2019 елда оешты. Районыбызда яшәүче керәшен халкының үзенчәлекле, күркәм традицияләре бар. Бүген без элек-электән яшәп килгән „Түгәрәк уен“ күренеше белән чыгыш ясадык», — диде «Карендәшләр» балалар фольклор ансамбле җитәкчесе Роза Галкина.

Кукмарада «Туым Җондозы» — «Раштуа йолдызы» республика конкурс-фестиваленең зона туры узды

Кукмара районын Поршур, Кече Чура, Югары Чура, Пчеловод, Үрәсбаш авылларыннан 100дән артык катнашучы тәкъдим итте. 

32 чыгыш арасында 11 номер — беренче, 9ы — икенче, 8е өченче дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды, калганнарга катнашучы дипломнары тапшырылды.

фото: Йолдыз Гыймадиева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев