Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада суд каршына яшь егет басачак, юл-транспорт һәлакәтендә аның гаебе белән пассажир авыр тән җәрәхәтләре алган

Тикшерү версиясе буенча, шофер исерек килеш руль артына утырган.

Кукмара районы прокуратурасы Киров өлкәсенең Иске Пенәгәр авылында яшәүче 18 яшьлек егеткә карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Аңа РФ Җинаятьләр кодексы 264нче маддәсенең 2нче "а" өлешендә каралган (автомобиль белән идарә иткән зат тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу аркасында саксызлык белән кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерү, әгәр ул исерек хәлдәге зат тарафыннан кылынган очракта) җинаять кылуда гаеп белдерелгән.

Тикшерү версиясе буенча, 2021 елның 10 октябрендә егет Киров-Малмыж-Нократ Аланы автомобиль юлының Кукмара районы территориясендә исерек килеш хәрәкәт итә. Автомобиль салонында аның дүрт танышы була. Бер мизгелдә машина йөртүче идарәне югалта һәм, каршы як полосага чыгып, юл читенә төшә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә бер пассажир авыр тән җәрәхәтләре ала.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды.

Җинаять эше Кукмара район судына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk