Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарада “Мәк” операциясенең өченче этабы төгәлләнде

Әлеге операция барышында кыргый үскән дип саналган наркотиклы үсемлекләрне табып юк итү һәм республикага наркотиклар үтеп керү каналларын ябу бурычы куела.

9 сентябрьдән 18 сентябрьгә кадәр республикада “Мәк-2025” оператив-кисәтү операциясенең өченче этабы үтте. 
Әлеге операция барышында кыргый үскән дип саналган наркотиклы үсемлекләрне табып юк итү һәм республикага наркотиклар үтеп керү каналларын ябу бурычы куела. Операция кысаларында полиция хезмәткәрләре җир кишәрлекләрен һәм бакчаларны тикшереп йөри, мәк һәм киндер үскән мәйданнар ачыкланган очракта алар юкка чыгарыла.

“Мәк яки киндер үскән җирләр, наркотик, психотроп, көчле тәэсир итә торган агулы матдәләр тарату урыннары турында белсәгез, авыл җирлекләрендә таныш булмаган, карап торышка сәер кебек күренгән чит кешеләрне очратсагыз, район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена 02, 2-70-80 номерларына шалтыратуыгызны, яисә минем шәхси номерга: 89083471513 хәбәргә чыгуыгызны сорыйм. Анонимлык гарантияләнә”, - дип сөйләде район эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы урынбасары Илгиз Әхәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев