Кукмарада Иҗтимагый советның быелгы беренче утырышы үтте
Иҗтимагый совет өч елга бер тапкыр сайланыла, һәм аның быелгы эшчәнлеге берникадәр яңартылган составта булды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге каршында оештырылган Иҗтимагый советның бу атнада быелгы беренче утырышы үтте. Анда агымдагы елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды, алдагы чорга яңа бурычлар билгеләнде һәм оештыру мәсьәләләре каралды.
Җыелышны эчке эшләр бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Рамил Нургалиев алып барды һәм, советның эшчәнлегенә бәя биреп, район территориясендә яшәүче халыкның иминлеген тәэмин итүдә әлеге советның да йогынтысы булырга тиешлеген ассызыклады.
Мәгълүм ки, Иҗтимагый совет өч елга бер тапкыр сайланыла, һәм аның быелгы эшчәнлеге берникадәр яңартылган составта башланды. Ул үз эченә эчке эшләр бүлегенең ветераннар оешмасы, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, массакүләм мәгълүмат чаралары, спорт өлкәсе, Кукмара мөхтәсибәте вәкилләрен ала.

Утырышның көн тәртибе буенча совет рәисе, аның урынбасары һәм секретаре сайланды. Моннан тыш, утырышта катнашучылар Иҗтимагый совет әгъзәларының полиция хезмәткәрләре белән бергә профилактик рейдлар уздыру турында фикер алыштылар, шулай ук хокук бозуларны профилактикалауга юнәлдерелгән чаралар һәм акцияләр үткәрү планын расладылар.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге каршындагы Иҗтимагый советның рәисе итеп Лилия Нургалиева сайланды. Ул совет әгъзаларына һәм полиция хезмәткәрләренә ышаныч күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм хезмәттәшлек уңышлы булсын өчен бергәләп эшләүнең кирәклеген ассызыклады.

Сүз уңаеннан, халыктан Иҗтимагый совет әгъзаларына мөрәҗәгатьләр һәм гаризалар кабул итү өчен «Хезмәт даны» газетасы редакциясе бинасына (адресы: Кукмара шәһәре, Октябрь урамы, 4нче йорт) әрҗә урнаштырылачак. Бирегә сез эчке эшләр бүлеге, аның хезмәткәрләренә карата сорауларыгызны калдыра аласыз. Шулай ук төрле аңлашылмаучылыклар туа калса, lilivuk@mail.ru электрон адресы, 89053176960 телефоны аша хәбәргә чыга аласыз. Без бергәләп сезнең фикер һәм сорауларны өйрәнербез, ачыкларбыз.

Белешмә: РФ Эчке эшләр территориаль органнары каршындагы Иҗтимагый советлар эшчәнлеге Россия Федерациясе Президентының 2011 елның 23 маендагы 668нче номерлы Указы һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының 2011 елның 15 августындагы 939нчы номерлы боерыгы белән регламентланган.
Иҗтимагый совет киңәшмә органы булып тора, аның Карарлары — тәкъдим итү характерында.
Иҗтимагый советның бурычы:
- җәмәгать тәртибен саклау, хокук бозуларны профилактикалау, җәмәгать иминлеген тәэмин итү өлкәсендә, шулай ук җинаятьчелеккә каршы көрәш өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруга гражданнарны, иҗтимагый берләшмәләрне һәм оешмаларны җәлеп итү;
- эчке эшләр органнары эшчәнлеге турында гражданнарга мәгълүмат бирүдә, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чаралары аша һәм халык алдында фикер алышуда катнашу;
- эчке эшләр органнары эшчәнлегенең аеруча актуаль мәсьәләсе турында гражданнарның, иҗтимагый берләшмәләрнең һәм оешмаларның концепцияләрен, программаларын, инициативаларын эшләүдә һәм карауда катнашу.
Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»; Рамил Хәйруллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев