Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада «Имин юл кичүе» акциясе үтте

Акция җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән.

Иртәнге сәгатьләрдә Кукмара шәһәрендә машиналар хәрәкәте аеруча көчле. Берәүләр – балалар бакчасына, икенчеләр – мәктәпкә, эшкә ашыга…

Шуңа күрә җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» учреждениесе директоры Елена Яковлева, район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, Манзарас мәктәбенең 9 сыйныф укучылары – яшь юл хәрәкәте инспекторлары, Манзарас мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы Илшат Шәфигуллин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Ата-аналарның республика Советының Кукмара районындагы вәкиле Гөлүсә Әюпова катнашында «Имин юл кичүе» акциясе оештырылды. Чара шәһәрнең иң күп хәрәкәтле юлларының берсендә – Ворошилов урамындагы мәгариф учреждениеләре янында узды.

Акциядә катнашучылар, шоферларга мөрәҗәгать итеп, җәяүлеләргә юл бирергә, тизлек режимын үтәргә, игътибарлы булырга кирәклеген ассызыкладылар, җәяүлеләр кичүе аша чыгучыларга куркынычсыз хәрәкәт итү кагыйдәләре турында аңлаттылар.

-“Гөрләвек” балалар бакчасы янындагы җәяүлеләр кичүеннән еш йөрибез. Биредә машина шоферлары бик игътибарлы. Чөнки күппрофильле лицейга, балалар бакчасына баручылар күп. Без өйдә дә балаларыбызга юл йөрү кагыйдәләрен яхшылап аңлатабыз, - диде кукмаралы Алинә Әхмәтҗанова.

«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» учреждениесе директоры Елена Яковлева сүзләренә караганда,  акциянең максаты – балаларның иминлеген тәэмин итү, җәяүлеләр катнашындагы һәлакәтләрне кисәтү.
-Яңа уку елы башланып китте. Хәзер шәһәребез юлларында машиналар агымы арта бара, “бөке”ләр барлыкка килә. Мәктәп укучылары һәм җәяүлеләр аеруча уяу булсын иде. Җәяүле кичүенә җиткәч, иң элек туктап, як-якка карарга, машиналар туктагач кына юл аркылы чыгарга кирәк. Һәркем юлларда исән-имин йөрсен, - диде ул.

Кукмара районы Дәүләт автоинспекциясенең юл-патруль хезмәте инспекторы Салават Баймиев исә штраф мәсьәләсенә тукталды.
-Юл кагыйдәсен бозып, тиешсез урында юл аркылы чыккан җәяүлегә кисәтү ясала яисә 500 сум күләмендә штраф салына. Район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан көн саен якынча шундый 5 беркетмә төзелә. Ә җәяүлегә юл бирмәгән өчен машина йөртүчеләргә 1500-2500 сум штраф каралган, - дип сөйләде ул.

Юл йөрү кагыйдәләрен һәркемгә белергә һәм үтәп йөрергә кирәклеген кукмаралылар онытмасын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев