Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада чыгарылыш кичәсе узды

Быел район мәктәпләрен 176 егет-кыз тәмамлый.

Бүген шәһәрнең Комсомол мәйданында зур бәйрәм узды. Анда районның чыгарылыш укучыларына аттестатлар тапшырылды. 

Кукмарада чыгарылыш кичәсе узды

Районның белем йортларын тәмамлаган 176 укучы олы тормыш юлына аяк баса. Бик яхшы билгеләргә өлгергән 69 укучыга укудагы уңышлары өчен медальләр, район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды. 

Кукмарада чыгарылыш кичәсе узды

«Бердәм Дәүләт имтиханнары буенча лидер булуыбыз бик куанычлы. Районда белем бирү югары дәрәҗәдә. Монда, әлбәттә, укытучыларның өлеше бик зур. Безнең оешма-предприятиеләргә яхшы кадрлар, белгечләр — табиблар, инженерлар, эретеп ябыштыручылар, токарь, электриклар кирәк. Бездә һәр тармак — сәнәгать, авыл хуҗалыгы, кече һәм урта эшмәкәрлек үсештә. Шуның өчен дә киләчәк яшьләр кулында. Сез лаеклы белем алырсыз һәм туган якка эшкә кайтырсыз дип ышанам», — диде район башлыгы Сергей Димитриев үзенең котлау сүзләреннән соң. 

Ак юллар сезгә, егетләр-кызлар!

фото: Наилә Шәфыйгуллина/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев