Конкурста район мәктәпләреннән килгән дүрт малай һәм алты кыз көч сынашты.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Кукмара гимназиясендә район мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары арасында «Татар кызы-2021» һәм «Татар малае-2021» бәйгесе узды.

Конкурста дүрт малай һәм алты кыз көч сынашты: Кукмара гимназиясенең 3 сыйныф укучысы Айзат Галимуллин, Байлангар мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Нияз Гәрәев, Янил мәктәбенең 1 сыйныф укучысы Айназ Габдрахманов, Янил мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Искәндәр Гыйльметдинов, Байлангар мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Айсылу Камалиева, Ядегәр мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Ясминә Бәшәрова, Янил мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Гөлназ Абаева, 3 урта мәктәпнең 2 сыйныф укучысы Фирүзә Сабирова, Янил мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Нәфисә Гыйльмуллина, беренче гимназиянең 3 сыйныф укучысы Айзилә Яппарова.

Чара «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе инициативасы белән оештырылды. Оешма җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина билгеләп үткәнчә, конкурсның төп максаты - милли тәрбия бирү, тарихны өйрәнү, туган телгә, үз халкыңа мәхәббәт уяту.

Катнашучылар жюри хөкеменә визит карточкасы әзерләгән иде, анда алар шәҗәрәләре, гаиләләре белән таныштырдылар, татар халкының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын тәкъдим иттеләр. Шулай ук конкурста кызлар - төймәләр тагып, малайлар - кадак кагып, үзләренең һөнәрләрен дә күрсәттеләр. Катнашучыларның чыгышлары җырлар, экранда презентацияләр, фоторәсемнәр һәм биюләр белән үрелеп барды.

«Татар малае – 2021» конкурсында «Иң милләтпәрвәр малай» - Айзат Галимуллин, «Иң иҗади малай» - Нияз Гәрәев, «Иң алтын куллы малай» - Айназ Габдрахманов, «Иң тапкыр малай» Искәндәр Гыйльметдинов булды.
«Татар кызчыгы – 2021» бәйгесендә Айсылу Камалиева - «Иң тырыш кыз», Ясминә Бәшәрова - «Иң оста биюче кыз», Гөлназ Абаева - «Иң милләтпәрвәр кыз», Фирүзә Сабирова - «Иң зирәк кыз», Айзилә Яппарова – «Иң сөйкемле», Нәфисә Гыйльмуллина «Иң уңган кыз» дип табылды.
Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
Нет комментариев