Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада 47 яшьлек ирне автомобильне рөхсәтсез алып киткән өчен хөкем итәчәкләр

Ул РФ Җинаять кодексының 166нчы маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнә.

Кукмара районы прокуратурасы Күкшел авылында яшәүче 47 яшьлек иргә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул РФ Җинаять кодексының 166нчы маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнә (рөхсәтсез алып китү).
Сорау алу версиясе буенча, 2022 елның 22 июлендә Күкшел авылында исерек хәлдәге ир, спиртлы эчемлек алырга кибеткә кадәр бару өчен, рөхсәтсез күршесенең автомобилен алып киткән. Мәчкәрә авылының Луговой урамында исерек шофер утырган транспортны полиция хезмәткәрләре туктата һәм автомобильне законлы хуҗасына кайтара.
Ир кеше үз гаебен тулысынча таныган.
Җинаять эше Кукмара район судына асылда карау өчен җибәрелгән.
Кукмара районы прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев