Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада 100 яшьлек өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар

Өлкәннәр көне уңаеннан район Башкарма комитеты җитәкчесе, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Кукмарадан 102 яшьлек Хәнифә Минһаҗева, Березняктан 100 яшьлек Фәһимә Зәйнәгыевалар янында булып, аларны бәйрәм белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар.

Өлкәннәр көне уңаеннан район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусиналар Кукмарадан 102 яшьлек Хәнифә Минһаҗева, Березняктан 100 яшьлек Фәһимә Зәйнәгыевалар янында булып, аларны бәйрәм белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук Березняк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәрипов та җирлекнең Акъәбисен иң күркәм бәйрәм белән котларга килгән иде.

Кукмарада 100 яшьлек өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар

«Сез — районыбызның иң өлкән кешеләре. Без сезне хөрмәт итәбез, сездән үрнәк алып яшибез. Алга таба да шулай сау-сәламәт булыгыз, якыннарыгызның игелеген, кадер-хөрмәтен күреп гомер итегез», — диде Азат Гарифуллин.

Кукмарада 100 яшьлек өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар

Хәнифә апа да, Фәһимә апа да якыннарының яхшы тәрбиясендә гомер итәләр, аларның зиһеннәре әйбәт, хәтерләре яхшы, үз аякларында әкрен генә йөреп торалар.

«Тормышлар әйбәт, илләрдә тынычлык кына булсын», — ди алар.

Кукмарада 100 яшьлек өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев