Кукмарада 100 яшьлек өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар
Өлкәннәр көне уңаеннан район Башкарма комитеты җитәкчесе, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Кукмарадан 102 яшьлек Хәнифә Минһаҗева, Березняктан 100 яшьлек Фәһимә Зәйнәгыевалар янында булып, аларны бәйрәм белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар.