Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Айдар Сәлимгәрәев «Татмедиа» коллективын медиахолдингның туган көне белән котлады

«Татмедиа» берләшмәсендә сүз осталары һәм IT-белгечләр, полиграфия һәм нәшрият эше хезмәткәрләре, шулай ук әлеге зур машинаның өзлексез эшләвен тәэмин итүче башкалар бар, диелә котлауда.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте коллективын медиахолдингның туган көне белән котлады.

«Татарстан һәм Россия Федерациясе мәгълүмат кырында республиканың уңай көн тәртибен алга этәрүдәге уңышларыгызны бөтен республика югары бәяли. Сез – журналистиканың чын профессионаллары һәм авыр һөнәрдә әле тәҗрибә туплап килүчеләр. «Татмедиа» берләшмәсендә сүз осталары һәм IT-белгечләр, полиграфия һәм нәшрият эше хезмәткәрләре, шулай ук әлеге зур машинаның өзлексез эшләвен тәэмин итүче башкалар бар. Сезгә перспективалы яңа проектлар, иҗади казанышлар һәм боларның барысын гамәлгә ашыру өчен көч-дәрт, куәт телим. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге!» – дип йомгаклады «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе.

фото: Михаил Захарова/ «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев