Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеена Нократ Аланы шәһәреннән кунаклар килде
Очрашуның икенче өлешендә укучылар якташыбыз рәссам Таһир Исмәгыйлевның картиналар күргәзмәсендә булдылар.
Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее һәрдаим кунаклар кабул итә. Бүген чираттагы кунаклар - күршеләребез, Нократ Аланы шәһәре гимназиясенең 7 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре булды.
Очрашуның бүгенге көнгә билгеләнүе очраклы түгел, чөнки 21 март – көн белән төн тигезләшкән вакыт. Ә бу вакытта борынгыдан килгән гадәт буенча Нәүрүз бәйрәмен үткәрәләр. Безнең якта бу чара традицион рәвештә оештырылмаса да, ел саен үткәрелүче “Май чабу” бәйрәме белән охшашлыгы зур.
Музей хезмәткәрләре укучыларга Нәүрүз бәйрәменең ничек үткәрелүе турында сөйләделәр, төрле уеннар уйнаттылар. Уеннарның бер өлеше татар халкының милли бәйрәмнәрендә генә уздырыла торган булса, икенчеләре рус милләтенә хас булган уеннар иде.
- Күпмилләтле район буларак без музейда да барлык милләт бәйрәмнәренә һәм йолаларына да басым ясарга тырышабыз. Әле күптән түгел 2 көн "Масленица" бәйрәмен уздырсак, бүген инде язның матур бәйрәмнәреннән берсе "Нәүрүз" бәйрәмен үткәрәбез. Әлеге чараларга безнең район балалары гына түгел, күрше Киров өлкәсе Нократ Аланы шәһәре балалары да бик теләп килә. Аларны без әлеге бәйрәмнәрнең тарихлары, килеп чыгышы, йолалары белән таныштырып кына калмыйбыз, интерактив методлар кулланып үзләрен дә актив җәлеп итәбез, - диде музей җитәкчесе Рамилә Хәсәнова.
Тамаша азагында килгән кунакларны мич коймагы белән сыйладылар.
Очрашуның икенче өлешендә укучылар якташыбыз рәссам Таһир Исмәгыйлевның картиналар күргәзмәсендә булдылар. Рәссам аларга тормыш юлын сөйләде һәм картиналарының язылу тарихы белән таныштырды. Очрашу музей буйлап сәяхәт һәм күмәк фото белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев