Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан Равил Зариповка ярдәм кирәк

Аңа көн саен 1 литр кан һәм плазма салына.

Янил урта мәктәбендә озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Зарипов Равил Мәгъсүм улына ярдәм кирәк. Аңа көн саен 1 литр кан һәм плазма салына.

Канны Казанда түбәндәге адрес буенча бирергә була: Оренбург тракты, 138б (кан салу станциясе). Иртәнге сәгать 8дән 12.30 сәгатькә кадәр эшли.  (Зарипов Равил Мәгъсүм улы өчен, РКБ, реанимация һәм интенсив терапия бүлеге дип әйтергә кирәк).

Аеруча II+ кан төркеменә өстенлек бирелә. Иртәнге якта җиңелчә генә ашап алырга кирәк. Үзегез белән паспорт булу мөһим.

 


Нет комментариев