Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында прокуратура ярдәме белән ятим тораклы булган

2016 елда аны торак белән тәэмин итүгә мохтаҗлар исемлегенә керткәннәр. Әмма аңа тиешле торак бирелмәгән.

Кукмара районы прокуратурасы җирле кешенең торак хокукларын бозу турындагы мөрәҗәгате буенча тикшерү үткәрде.

Гариза бирүче балигъ булмаган яшьтә ата-ана каравыннан мәхрүм калган. 2016 елда аны торак белән тәэмин итүгә мохтаҗлар исемлегенә керткәннәр. Әмма аңа тиешле торак бирелмәгән.

Ятимнәрнең законлы хокукларын яклау максатыннан, прокуратура судка аны барлык уңайлыклары булган торак белән тәэмин итү таләбе белән гариза юллады.

Прокуратураның дәгъвасы тулысынча канәгатьләндерелде. Күзәтчелек ведомствосы ярдәме белән ятимгә торак бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев