Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында ир-ат исерек килеш руль артына утырган өчен хөкем ителгән

Гаепләнүче, руль артына утыруын инкарь итеп, гаебен танымаган.

Кукмара районы прокуратурасы элек тә хөкем ителгәне булган 32 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 264.1нче маддәсендә каралган җинаять кылуда (административ җәзага тартылган зат тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу) гаепле дип тапкан.

2021 елның 12 июнендә Югары Өскебаш авылында автомобиль руле артында аның исерек килеш хәрәкәт итүе ачыкланган. Күпмедер вакыттан соң шоферны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан һәм исереклек билгеләрен ачыклау өчен тикшерү узарга тәкъдим иткән, әмма ул баш тарткан. Ир-ат элегрәк тә исерек килеш руль артына утырган өчен берничә тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган булган.

Гаепләнүче, руль артына утыруын инкарь итеп, гаебен танымаган.

Суд, аны җиде айга ирегеннән мәхрүм итеп, гомуми режимлы төзәтү колониясенә билгеләде. Шулай ук ир-ат 2 ел да 4 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.

Хөкем карары законлы көченә әле кермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев