Юлларда бозлавык хасил була.
Шимбә көнне Кукмара районында болытлы һава торышы көтелә, бераз кар явачак, температура +1 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта районның Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте хәбәр итә.
«20 мартта болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кар явачак. Районда төнлә һаваның максималь температурасы -4..-7°, көндез - +1..-2 булачак», - диелә хәбәрдә.
Моннан тыш, төньяк-көнбатыштан секундына 14 метрга кадәр тизлектә җил булуы көтелә.
Юлларда бозлавык хасил була.
фото: Михаил Захаров
Нет комментариев