Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы мәктәпләрендә дәресләр гадәти режимда уза

Көн саен белем һәм тәрбия йортларында иртәнге фильтр үткәрелә.

Кукмара районы мәктәпләрендә эпидемиологик хәл яхшыра, дәресләр гадәти режимда уза. Бу хакта район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин хәбәр итте.

«Районыбыз мәктәпләрендә 1 сыйныфтан 11 сыйныфка кадәр 6168 бала белем һәм тәрбия ала. Белем бирү учреждениеләрендә эпидемиологик хәл тотрыклы. 2 февральдә 1100 укучы мәктәпкә килә алмаган булса, бүген 380 укучы авырый. Балалар бакчаларына 2530 бала йөри. Алар арасында авыручылар саны моннан берничә көн элек 200 тирәсе булса, бүген - 63. Көн саен белем һәм тәрбия йортларында иртәнге фильтр үткәрелә, һәр баланың тән температурасы үлчәнелә. Салкын тию билгеләре булган очракта алар өйгә кайтарып җибәрелә, әти-әниләренә хәбәр ителеп, дәваханәгә мөрәҗәгать итүнең мөһимлеге әйтелә. 10 бала коронавирус инфекциясе белән авырый. Алар савыгып беткәнче ике атналык карантинда. Әгәр сыйныфта укучыларның 20 проценттан артыгы чирли икән, әлеге сыйныфта укулар өч көнгә туктатыла, ягъни дистанцион белем алуга күчерелә. 2 февральдә 15 сыйныф әнә шундый укуда булса, бүген инде барлык сыйныфларда да укулар гадәти режимда бара», - диде ул.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X