Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы имам-мөхтәсибе дүрт ятим бала тәрбияләүче Шәйфетдиновлар гаиләсендә булды

Рәдиф хәзрәт Тимергалиев гаилә тормышы белән кызыксынды, балалар белән гаилә кыйммәтләре турында әңгәмә үткәрде, кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев социаль эшчәнлек һәм гаиләгә ярдәм итү кысаларында Поч.Сутер авылында дүрт ятим бала тәрбияләүче Шәйфетдиновлар гаиләсендә булды. Бу хакта Кукмара муниципаль районы рәсми порталының Instagram битендә хәбәр ителә.

Рәдиф хәзрәт Тимергалиев гаилә тормышы белән кызыксынды, балалар белән гаилә кыйммәтләре турында әңгәмә үткәрде, кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

«Гаиләнең нигезе булып мәхәббәт һәм тугрылык, якыннарыңа карата хөрмәт тора. Бу сыйфатлар тәрбиядән башка үзләре генә буыннан-буынга тапшырыла алмый. Балалар әти-әниләрен ихтирам итәргә, ата-аналар исә аларга үрнәк, сабыр булырга тиеш», - дип билгеләп үтте район имам-мөхтәсибе.

Рәдиф хәзрәт Тимергалиев истәлек бүләкләре һәм күчтәнәчләр тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев