Бу хәл узган төндә Сабанчино авылы янында була.
Кукмара районы басуында автомобиль янган. Бу хакта 117нче янгын сүндерү һәм коткару частенда хәбәр иттеләр.
Узган төндә район янгын сүндерү бүлегенә Сабанчино авылы янындагы кырда ут күренүе турында хәбәр килеп ирешә.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә, «Лада Приора» автомобиле янында машина йөртүче дә, пассажирлар да булмый.
Нәтиҗәдә автомобиль тулысынча янып бетә.
Фото: 117нче янгын сүндерү һәм коткару часте
Нет комментариев