Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районының территориаль сайлау комиссиясе вәкилләре укучылар белән очрашты

Чараны Манзарас урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Лилия Мотыйгуллина алып барды.

Манзарас авылы мәдәният йортында Манзарас урта мәктәбе укучылары - булачак сайлаучылар белән очрашу узды. Анда район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, районның территориаль сайлау комиссиясе сәркатибе Ирина Ходовалар катнашты. 

Чараны Манзарас урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Лилия Мотыйгуллина алып барды.

“Очрашуның төп максаты – балаларга шушы көннәрдә узачак сайлаулар турында аңлату, яшь буын актив, илебезнең патриотлары булып үссен өчен булачак сайлаучыларның сәяси белемнәрен күтәрү. Укучылар сораулар да әзерләп килгән иде. Кемдер тавыш бирү өчен кайсы вакытта киләсе дип сораса, икенчеләрен сайлау барышын күзәтеп тору этабы кызыксындырды. Кукмара районының территориаль сайлау комиссиясе вәкилләре һәр баланың соравына бик тәфсилле җаваплар бирделәр, сайлау “кухнясы” белән таныштырдылар, район тормышыннан мисаллар китерделәр. Очрашудан без бик канәгать калдык”, - дип сөйләде Лилия Равил кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев