Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районының Манзарас авылында модельле китапханә ачылды

Китапханә капиталь төзекләндерелгән мәдәният йортының икенче катында урын алган.

Кукмара районының Манзарас авылында “Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында үзгәртеп корылган модельле китапханә үзенең ишекләрен ачты. 

Тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, республика яшүсмерләр китапханәсе директоры Наилә Вәлиуллина, Татарстан Республикасы милли китапханәсе директорының фәнни эшләр буенча урынбасары, якташыбыз Ирек Һадиев һәм башкалар катнашты. 

“Районыбызда дүртенче заманча итеп үзгәртеп корылган китапханәне ачу тантанасына җыелдык. Заманча технологияләр хакимлек иткән вакытта китапханә эшен алып бару, укучыларны җәлеп итү бер дә җиңел түгел. Әмма интернеттан мәгълүмат алуга караганда кулга китап, газета-журнал тотып уку ул үзенә күрә бер рәхәт. Китапханәләрнең яшәп килүенә, хәтта модельле итеп үзгәртелүенә шатланабыз гына. Әлеге китап дөньясыннан да халык өзелмәсен, ул белем-тәрбия учагына әверелсен”, - диде Азат Гарифуллин. 

Китапханә капиталь төзекләндерелгән мәдәният йортының икенче катында урын алган. Китапханә мөдире Фирая Сабирова биредә инде 1986 елдан бирле эшли. 

“Без модельле китапханәләр төзү буенча узган федераль конкурста катнашып, җиңүче дип танылдык һәм сигез миллион сумлык грантка ия булдык. Әлеге акчаларга китапханәгә бик күп яңа җиһазлар, заманча җайланмалар, яңа китаплар кайтарылды. Китапханә төрле зоналарга бүленгән. Анда балаларга да, укучыларга да, яшьләр һәм өлкәннәргә дә яңа китаплар белән танышу, ял итү өчен мөмкинлекләр зур, - ди ул. - Элеккеге китапханә белән хәзергесе арасында җир белән күк шикелле аерма. Барлык җиһазлар, уен почмаклары һәммәсе яңа. Без бик канәгать. Китап укырга яратучылар да күп. Шулай ук биредә физик мөмкинлеге чикле кешеләр өчен дә уңайлыклар тудырылды. Китап укучыларны китапханәдә көтеп калабыз”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев