Кукмара районыннан Ришат Аббасов — безнең Ватан Герое
Ул безнең күңелләрдә мәңгегә сакланачак, диде район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин.
Хәрби белән саубуллашырга, аның әнисе, якыннарының авыр кайгыларын уртаклашырга бик күп халык җыелган иде.
Украинада барган махсус хәрби операциядә тагын бер райондашыбызны югалттык. Бүген Өлге егете, мотоукчылар батальонында хезмәт узган, рядовой Аббасов Ришат Фәрит улын соңгы юлга озаттылар.
Өлге авылы клубында узган матәм-митингта район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, район хәрби комиссары Альберт Гомәров, районның «Офицерлар берлеге» рәисе Илфат Гайнанов һәм башкалар катнашты.
Чыгышлардан соң хәрби бер минут тынлык белән искә алынды.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев