Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан Рәсүлә Шакирова: 11 ел дәвамында безгә 28 укытучы-тәрбияче белем бирде

Олыгаю чорына килеп җитә алмаган, яшьләй гомерләре өзелгән яшьтәшләребезнең рухларына дога булып ирешсен аларны искә алуыбыз.

«Көзләр җиткән саен күңелләргә
Якты сагыш булып моң сара.
Үткәннәрне күпме юксынсак та, 
Кайтыр өчен юк шул бер чара...»
, — дип җырланса да, үткәннәрне оныттырып, бүгенгегә кайту чараларын тапканнар бар бит ул. Андыйлар нинди генә катлаулы хәлләргә юлыкса да, үз күңелен күрүгә караганда, әйләнә-тирәсендәгеләрнең кәефен күтәрә, яшәү мәгънәсен, яшәү матурлыгын бүләк итә белә.

Безнең арабызда да шундый сыйфатларга ия дустыбыз, сыйныфташыбыз Шәмсетдинова-Айсина Суфиябыз бар. Кемгә ничектер, мин үзем аны якын туганымдай күрәм. Суфия белән өч ел Зур Сәрдек мәктәбендә бергә укыдык, бергә югары уку йортында белем алдык. Кайда гына булсак та, нинди генә очракта да яшьлек хыялларыбызга тап төшермәдек. Үзебез байларча яшәмәсәк тә, хыял-өметләребез бай булды. Аллаһка шөкер! Кеше өлешенә кермәдек, үзебезнекенә риза булып яши белдек. Шуңадыр да янда гел яхшы кешеләр, безгә яхшылык теләүчеләр генә булды!

Безнең чыгарылыш (мәктәп тәмамлавыбызга — 60 ел!) нәкъ менә 46 укучы арасыннан бер лидер — Суфиябыз булу белән бәхетле! Аңардагы сабырлык, ихтыяр көче барыбызда да соклану, аңа карата ихтирам хисләрен уята. Алда әйтелгәнчә, үз мәшәкатьләрен бер якка куеп, башкаларның кәефен күтәрергә көч таба ул. Нәкъ менә аңардан әлеге сыйфатлар аркасында сыйныфташлар очрашуы да еш үткәрелә.

Менә бу узып киткән җәйнең бер көнендә, тагын җәһәт кенә җыеп алды ул безне. Алдагы очрашуларның соңгыларында, бик теләсә дә кайтырга җай тапмаган, чыгарылышыбыздагы иң сәләтле химик егетебез Фаил Фәхриевтан да артык шатланган кеше булмагандыр. Бу очрашуны зарыгып көтүен, аны оештыручыларга бөтенебез исеменнән рәхмәт белдерүен дә бик сөенеп җиткерде ул. 

Ни кызганыч, яраткан, хөрмәтле укытучыларыбызның күбесе инде бакыйлыкта... Урыннары җәннәттә булсын! Рус теле һәм әдәбиятыннан белем биргән кадерле Диләрә апабыз гына бүген безнең арада.

«Чакыруыгызга бик зур рәхмәт, кичәдән бөтенләй яшәреп кайттым!» — диде ул, очрашудан соң. 

11 ел дәвамында безгә 28 укытучы-тәрбияче белем биргән. Һәрберебез үз юлыбызны табып, абынсак та егылмыйча, сызлансак та сыгылмыйча, хәрәмләшмичә яшәп, олыгаю чорында. (Олыгаю чорына килеп җитә алмаган, яшьләй гомерләре өзелгән яшьтәшләребезнең рухларына дога булып ирешсен аларны искә алуыбыз). 

Әйе, гомерләр язгы ташу суларыдай үтте дә китте. Барыбыз да бүген инде гомер көзендә, ә күңел яшьлекне сагына. Шушы очрашу-күрешүләр аркылы гына булса да, яшьлеккә кайтып килү үзе ни тора; алып кайтучылар булса, билгеле! Ә безнең арабызда ул — Суфиябыз бар!

Рәсүлә ШАКИРОВА, Олыяз авылы

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев