Кукмара районында сайлауга килү сәгать уникегә 34,58% тәшкил иткән
8 сентябрьдә VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар уза.
Кукмара районында VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларга халыкның килүе сәгать уникегә 34,58% тәшкил иткән. Сайлау тыныч, хокук бозуларсыз уза, дип хәбәр итте Кукмара районы территориаль сайлау комиссиясе сәркатибе Ирина Ходова.
8 сентябрьдә VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар уза. Партия исемлекләре һәм бер мандатлы сайлау округлары буенча иллешәр депутат сайлана.
Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партия исемлеген теркәгән: «Яңа кешеләр», «ЛДПР — Россия Либераль-демократия партиясе», «Гадел Россия — Патриотлар — Гаделлек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ — Россия Федерациясенең коммунистлар партиясе».
100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.
фото: Адиля Шакирова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев