Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында өч укучы БДИны иң югары баллга тапшырган

Югары күрсәткечләргә ирешкән райондашлар белән без дә очрашып сөйләштек.

Районыбызның күппрофильле лицей укучысы Әмир Бариев рус теле, биология фәннәреннән Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) — 100әр, химиядән 99 баллга тапшырды. Манзарас урта мәктәбеннән Идәлия Мотыйгуллина, Кукмара өченче урта мәктәбеннән Зәринә Фәйзуллинаның да рус теленнән имтихан баллары — 100. Югары күрсәткечләргә ирешкән райондашлар белән без дә очрашып сөйләштек. 

Иң мөһиме — теләк һәм омтылыш 

БДИда 299 балл туплаган күппрофильле лицей укучысы Әмир Бариев 8 сыйныфтан бары тик «биш»ле билгеләренә генә өлгерә. 

Кукмара районында өч укучы БДИны иң югары баллга тапшырган

«Укуда алдынгы булу өчен, әлбәттә, тырышырга, күңелеңне, вакытыңны бушка сарыф итүгә түгел, ә белем алуга юнәлтергә кирәк. Мин унынчы сыйныфта укыганда инде үземнең киләчәктә медицина юнәлешен сайларга теләвемне белә идем. Шуның өчен дә соңгы ике елда рус теле, биология, химиягә аеруча зур игътибар бирдем, әлеге фәннәрне тирәнтен үзләштердем. Имтиханнарга әзерләнгән вакытта иң кыены — материал эзләү. Чөнки укырга, белергә тиешле мәгълүмат күләме бик зур, аны мәктәп дәреслекләреннән генә табып бетереп булмый. Шуның өчен дә өстәмә шөгыльләнергә туры килде, укытучыларым да бик булышты. Әмирнең Бердәм дәүләт имтиханы баллары — районда иң югарысы», — ди ул. 

Нәтиҗәләрне белгәннән соң, нинди хисләр кичерде икән уку алдынгысы? Куркынычмы ул БДИ?

«Имтихан көне килеп җиткәндә, кабинетка керер алдыннан дулкынланасың инде ул, әмма нәтиҗәне көтү шулай ук җиңел түгел. Чөнки алар артында — синең уй-хыялларың һәм киләчәк тормышың. Рус теле фәненнән нәтиҗәне белгән көн бүгенгедәй истә. Йокыдан уянуга тиз генә компьютерны кабыздым да сайтка кердем. Анда — 100 балл. Хәтта үз күзләремә үзем ышанмадым. Сөенечемне тиз арада якыннарым белән уртаклаштым, укытучым Нина Ивановнага рәхмәт сүзләре белән СМС-хәбәр юлладым. Алга таба калган фәннәрнең дә нәтиҗәсен шулай ук укытучылар, гаиләм белән көтеп алдык. Алар миңа һәрчак теләктәшлек күрсәтте, уңай кәеф биреп, бар да яхшы буласына өметләндереп торды. БДИдан куркасы түгел, аны һәркем бирә ала. Мин үзем репетиторларга да бармадым, мәктәптә һәм өйдә генә шөгыльләндем. Әлбәттә, югары нәтиҗәгә ирешү өчен эленке-салынкы йөреп булмый, укыйсы, әзерләнәсе, биремнәр чишәсе. Кайвакыт иртәдән кичкә кадәр компьютер каршында, китап-дәфтәрләр тотып утырасың. Әмма максат куйсаң, аның бер авырлыгы юк. Иң мөһиме — теләк һәм омтылыш», — ди Әмир. 

Максат куйдым һәм шуңа омтылдым

Чираттагы 100 балл иясе — Кукмара өченче урта мәктәбеннән Зәринә Фәйзуллина.

«Соңгы ике елда гел "биш"легә генә укыдым. Мәктәптә, өйдә имтиханнарга әзерләнеп, үземә, яраткан шөгыльләремә вакыт аз калса да, алдыма максат куйдым һәм шуңа омтылдым. Киләчәктә юридик юнәлештә белем аласым килә. Шуның өчен дә рус теле, математика, җәмгыять белеме һәм инглиз теленнән имтиханнар тапшырдым. Рус теленнән биремнәрне эшләп чыга алмаслык катлаулы булды, димәс идем, барысы да мәктәп программасыннан. Аннары файдалы һәм дөрес ял итү дигән темага иншаны да бик җайлы яздым һәм максималь балл тупладым. Җәмгыять белеменнән һәм инглиз теленнән балларым 96шар булды», — ди ул. 

Кукмара районында өч укучы БДИны иң югары баллга тапшырган

Зәринә Фәйзуллина да репетиторлар белән шөгыльләнми, мәктәп укытучыларының һәм үзенең тырышлыгы белән югары күрсәткечләргә ирешә. 

«Рус теленнән имтихан биреп чыккач, барлык биремнәрне дә бер кат күңелдән үткәрдем, хәтта үз-үземә ышанмыйча, ялгыш ясадым, ахры, дип, хафалана да башладым. Әмма боларның барысы да юкка булган. Сайтта исем-фамилиям алдында 100ле санын күргәч, иң элек шок хәлендә калдым, аннары сөенечемнән күкнең җиденче катына менгәндәй булдым, бу турыда әниемә, әбиемә, сыйныф җитәкчемә хәбәр иттем. Алар да куанычны уртаклашты. Минем өчен укуның соңгы айлары аеруча якты хатирәләргә бай, истә калырлык булды. Шуның өчен мәктәп белән саубуллашу күңелгә бик авыр. Киләчәк чыгарылыш укучыларына әйтер сүзем шул: бернидән дә курыкмагыз, каушамагыз. Аннары көн саен дәресләргә әзерләнеп йөрсәң, өстәмә китаплар укысаң, укытучылар биргән мәгълүматны, яңа темаларны вакытында үзләштерсәң, имтиханнарны уңышлы тапшырып була», — ди уку алдынгысы.

Зәринәнең сыйныф җитәкчесе Гөлшат Шәймәрданова укучысы 100 балл туплау турында хәбәр иткәндә юлда була. 

«Кукмарага кире борылып кайтып, укучым белән очраштым, котладым. Хәл ителми торган мәсьәләләр булмый. Барысы да алга куйган максат һәм бурычлардан тора. Зәринә — минем өчен якты йолдызчык», — ди ул.

Тырышасың икән, ул, һичшиксез, акланачак

Идәлия Мотыйгуллина — Манзарас мәктәбенең иң алдынгы, тырыш һәм актив укучыларыннан берсе. Кечкенәдән үҗәт кыз беренчедән башлап яхшы билгеләргә генә укый, бары тик икенче сыйныфта гына бер «дүртле»се чыга. 

Кукмара районында өч укучы БДИны иң югары баллга тапшырган

«Башлангыч сыйныфларда миндә рус теленә мәхәббәтне — укытучым Гүзәл Наил кызы, ә 5-11дә Гөлнара Гали кызы уятты. Калган фәннәрне дә яратып үзләштерүемә карамастан, ни өчендер күңелем рус теленә тартылды. Бәлки шуңа да имтиханны 100 баллга тапшыра алганмындыр. Киләчәк һөнәрем итеп тарих белән бәйле юнәлешне сайларга телим. Шуның өчен дә быел биш төрле сынау уздым. Болар: рус теле, тарих, җәмгыять белеме, инглиз теле һәм математиканың база өлеше. Җәмгыять белеменнән — 94, тарихтан 95 балл тупладым, математиканың база өлеше "биш«лелек иде. Инглиз теленнән әле нәтиҗәләр чыкмады, шуның өчен хәзерге вакытта гаиләбез белән «көтү» режимында яшибез. Сынаулар арасында иң катлаулысы инглиз теленнән булды. Чит телдә сөйләшмәгәч, аралашмагач, аңа әзерлек тә икеләтә күбрәк таләп ителде», — дип елмая ул.

Идәлиянең рус теленнән имтиханга ныклап әзерләнүе 10 сыйныфтан башланган.

«Репетиторга акча сарыф итмәдек, барысына да мәктәптә укытучылар белән һәм өйдә үзем әзерләндем. Кагыйдәләрне өйрәндем, биремнәр эшләдем, инша яздым. Бары тик май аенда гына имтиханга тулысынча әзер булуыма инану өчен махсус курс үттем. Сынауның үзенә килгәндә, бик авыр да, шулай ук җиңел дә түгел иде. Кайсыдыр биремне тиз генә эшләп үттем, ә кайсындадыр уйланып утырдым. Нәтиҗәне кәрәзле телефон аша кереп, әнием белән бергәләп карадык, ул әле миңа караганда да ныграк шатланды. Чөнки 100 балл минем өчен көтелмәгән хәл булды. Яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен, ел буе тырышып укырга, әзерләнергә, өйрәнергә кирәк. Хәтта арыганыңны сизгәндә дә үзеңә йомшаклык бирергә ярамый. Киләчәктә БДИ тапшыручыларга сабырлык һәм көч телим. Тырышасың икән, ул, һичшиксез, акланачак. Үзегезгә ышаныгыз һәм бирешмәгез, ял турында да онытырга ярамый», — ди Идәлия.

Быел районыбызда 11 сыйныфны 176 укучы тәмамлый. Иң катлаулы, дулкынландыргыч вакытлар — сынау чоры инде артта калды. Олы тормыш юлына аяк басучы егет-кызларның мәктәп, яраткан укытучылары, сыйныфташлары белән саубуллашыр чаклары килеп җитте. Бу көннәрдә алар кулларына аттестат ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев