Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүче хатын-кыз дустына ярдәм итәргә теләп, акчасыннан мәхрүм калган

Кукмара районында яшәүче хатын-кыз мошенниклар корбаны булган. Ул танышына ярдәм итәм дип уйлаган — иптәше аннан акча сораган

Кырыгалдарлар тик ятмый, алар беркатлы, тиз ышанучан кешеләрне ялганлап акча эшләүләрен дәвам итә. Җайлы бит, тузанлы хезмәт түгел, көрәк белән җир казыйсы да юк, «җиңел» акчалар исәп-хисап счетына гына күчә. 

Үткән елның декабрь аенда якташыбызның телефондагы ватсап мессенджерына дустыннан СМС-хәбәр килеп ирешә. Анда 14 мең сум күләмендә акча кирәк булуын һәм иртә белән әлеге сумманы кире кайтарачагы турында яза. Ул иптәшенең гозерен кире какмый, акчам бар, аны кайда күчерергә кирәк дип сорый. Шуннан соң аңа банк картасының фотосын җибәрәләр, һәм ул шунда күрсәтелгән номер буенча 14 мең сум акча сала. Телефонның икенче башындагы "дусты«на бу гына җитми, яңадан 18 мең сум акча сорый, тик картасында аның кадәр акча булмый. Шуннан соң дустына шалтыратып аңлатырга тели. Тик ул бернинди дә акча сорамавын, ватсабына мошенниклар ия булуын һәм барлык кешеләргә шундый СМСлар җибәрүләрен, хәзер исә ватсап аккаунтын кире кайтаруын әйтә. Шуннан соң гына ул мошенниклар белән язышканын аңлап ала һәм әлеге дусты белән полициягә килә.

«Мошенниклар кичке сәгать тугызлар тирәсендә минем ватсабыма үтеп кергәннәр. Бу турыда икетуганым шалтыраткач кына белеп алдым. Аннары бөтен кеше белән хәбәргә чыгып, акча күчерергә кирәк түгел икәнен аңлата башладым. Шул вакыт дустым да шалтыратты, бу кадәр суммада акча күчерә алмыйм, диде. Юк, кирәк тә түгел, минем ватсабымны „взломать“ иттеләр дип аңлаттым. Әмма соң иде инде, ул 14 мең сум акча күчергән икән. Мошенниклар танышларыма: „Добрый вечер. Есть ли 14 тысяч? Надо до завтра“, — дип язганнар. Кемдер аларга җавап биргән, кемдер юк. Ярый әле башкалар акча күчереп өлгермәгән. Дустыма акчасын кире кайтарырга ярдәм итсеннәр дип, полициягә гариза язарга килдек. Ватсаптан шулай кешеләрне алдалаулары турында ишеткәнем бар иде, әмма үзем дә шушы хәлдә калырмын дип уйламадым. Минем бервакытта да „хәерле кич“ дип язганым юк, күп вакыт гади генә „привет“, димен. Дустым шуңа да игътибар итмәгән бит!» — дип сөйләде ватсабын кырыгалдарлар бозган хатын-кыз.

Райондашлар да мондый СМС-хәбәрләр килгәндә бераз уйлансыннар, язу тәртибенә карасыннар иде, гомумән, акча күчергәнче шалтыратып сөйләшү, дөреслекне ачыклау кирәктер.

фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев