Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында бер ир-атны туганын кыйнаган өчен хөкем итәчәкләр

Гаепләнүче ир-ат үз гаебен таный.

Район прокуратурасы элек хөкем ителгән 39 яшьлек райондашыбызга карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплый. Ул, корал буларак кулланыла торган предмет кулланып, кеше сәламәтлегенә авыр зыян салуда гаепләнә.

Эш материалларына караганда, узган елның 2 ноябрендә ир-ат үзенең Кукмарадагы өендә туганы белән спиртлы эчемлек эчә. Бервакыт алар арасында талаш килеп чыга, нәтиҗәдә гаепләнүче зыян күрүченең тәненә 6 тапкыр пычак белән кадый. Ир кешенең сәламәтлегенә авыр зыян килә.

Гаепләнүче ир-ат үз гаебен таный. Җинаять эше район судына җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев