Кукмара районы ЗАГСы: Узып баручы елда 308 балага туу турындагы таныклыклар бирелде
Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпова Никахлашу сараенда ел дәвамында башкарылган эшләр турында сөйләде:
Россиядә игълан ителгән Гаилә елы да ахырына якынлашып килә. Бу исә нәтиҗәләр ясарга вакыт дигән сүз. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпова Никахлашу сараенда ел дәвамында башкарылган эшләр турында сөйләде:
– Яңа елны күңелле вакыйга белән башлап җибәрдек. 3 гыйнвар көнне Гариповлар гаиләсендә бишенче сабый дөньяга килде. Әни белән баланы район үзәк дәваханәсенең бала тудыру бүлегеннән чыгарган вакытта бәхетле гаиләгә улларының тәүге документын тапшырдык.
7 февральдә район ЗАГС бүлегенә җитәкчеләр һәм иҗтимагый оешма вәкилләре җыелган иде. Без анда “Гаилә кыйммәтләрен саклау һәм абортларны кисәтү” дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрдек.
Россия Президентын сайлау көнне дә районыбызда дүрт никах теркәлде. Тантаналы өлештән соң яшь парлар белән бергәләп сайлау участогына кердек, һәм алар илебезнең киләчәге өчен үз тавышларын бирде.
Булачак әниләргә багышлап оештырылган бәйрәм чарасы да бик җылы һәм истә калырлык итеп узды. Бәйрәмгә килгән ханымнар, табиб һәм акушерлар хөрмәтенә матур теләкләр җиткерелде. Шулай ук чарага килүчеләргә мастер-класслар күрсәтелде. Концерт номерлары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Соңыннан йөкле ханымнарның һәммәсенә бүләкләр бирелде, теләк теләп, күккә шарлар җибәрелде.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә район ЗАГС бүлеге бинасы каршында күпбалалы, бәхетле гаиләләргә багышланган һәйкәл ачылды. Анда алтын туй ияләре – Гәүһәрия һәм Фаиз Кәримуллиннар, күпбалалы гаилә Алина һәм Руслан Егоровлар чакырылган иде.
19 июльдә “Россия йөрәге” гаилә учагы капсуласы Балтач районыннан Кукмарага кайтты. Аны 15 балалы Мөхәрләмовлар гаиләсеннән безнең алтын юбилярларыбыз – Гөлфирә һәм Фәһим Әминовлар кабул итеп алды. Ә инде берничә көннән капсуланы Теләче районыннан килгән Айгөл һәм Гаяз Кәшәповларга Оштырма-Юмьяда яшәүче Мария һәм Василий Рамазановлар гаиләсе тапшырды.
Шәһәр һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм чарасында яшь парларның парады үтте. Катнашучылар истәлек бүләкләренә ия булды.
“Гаилә белеме” курсы кысаларында ел дәвамында район ЗАГС бүлегендә мәктәп укучылары өчен “Ачык ишекләр” көне үткәрелде. Егет-кызларны никахларны теркәү тарихы, гаилә төзү тәртибе белән таныштырдык, шулай ук “Минем гаилә” дигән темага анкеталар тутырылды.
Быел гаилә тормышының түгәрәк датасын билгеләп үткән 54 парны тәбрикләдек. Шуларның берсе – изге туй (70 ел), икесе – тимер туй (65 ел), өчесе – бриллиант туй (60 ел), алтысы – зөбәрҗәт туй (55 ел), 32се – алтын туй (50 ел) ияләре.
26 декабрьгә булган мәгълүматлар буенча, быел 202 пар үзләренең никахларын теркәде, 95 пар аерылышты, 308 балага (166 – малай, 142 – кыз) туу турындагы таныклыклар бирелде, 578 кеше вафат булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев