Кукмара районы хәрби комиссары Альберт Гомәров: Бүгенге көндә пилотсыз очкыч операторларына ихтыяҗ зур
Барлык сораулар буенча район хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итәргә, шулай ук 2-61-32 номеры буенча эшләүче «кайнар линия» телефонына шалтыратырга мөмкин.
Район хәрби комиссары, гвардия майоры Альберт Гомәров килешү (контракт) буенча хәрби хезмәт итүнең өстенлекләре, шулай ук бүгенге көндә аеруча ихтыяҗ зур булган пилотсыз очкыч операторлары (БПЛА) хезмәте турында сөйләде.
«Көчле рухлы, батыр йөрәкле, Ватанына тугры булганнарга килешү (контракт) нигезендә хәрби хезмәт узу мөмкинлеге бирелә. Бу — тотрыклы эш хакы, социаль гарантияләр һәм һөнәри яктан үсеш мөмкинлеге, — дип билгеләп үтте хәрби комиссар. — Бүгенге көндә Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә төрле белгечлекләргә сорау зур: машина йөртүчеләр, укчылар, пилотсыз очкыч операторлары, артиллеристлар, танкист һәм башкалар кирәк. Пилотсыз очкыч операторлары һөнәре бүгенге шартларда аеруча әһәмиятле. Алар разведка алып бару, территорияне күзәтү, мәгълүмат җыю, артиллерия утына төзәтмәләр кертү, пехота, штурмлау бүлекчәләренең хәрби хәрәкәтләрен координацияләү һәм башка җаваплы бурычларны үтәүдә киң кулланыла. Моннан тыш, БПЛА операторлары каршы як позицияләренә төгәл һөҗүмнәр ясауда да катнаша. Шуңа күрә әлеге юнәлештә әзерлекле, техник фикерләү сәләтенә ия кадрларга ихтыяҗ елдан-ел арта».
Альберт Гомәров килешү буенча хезмәт итәргә теләгән гражданнарга куелучы таләпләрне дә билгеләп узды.
«Пилотсыз очкыч операторлары вазыйфасына, нигездә, 45 яшькә кадәрге, сәламәтлек торышы «А1» категориясенә туры килгәннәр кабул ителә. Техник белем булу өстенлекле санала. Шулай ук компьютерда эшләү күнекмәләре, заманча техника белән эш итү сәләте, пилотсыз очкычлар өчен җиһазланган җайланмаларны аңлап куллана белү мөһим, — ди Альберт Раиф улы. — Килешү ким дигәндә бер елга төзелә, озынайту бары тик кандидатның үз теләге буенча гына башкарыла. Тиешле белеме булмаганнар өчен махсус курслар үткәрелә. Аларда теоретик белем генә түгел, ә практик күнекмәләр: техника белән идарә итү, хәвефсезлек кагыйдәләре, заманча җиһазларны куллану серләре өйрәтелә. Укытуны уңышлы тәмамлаган хәрби хезмәткәрләр заман таләпләренә туры килгән һөнәр иясе булып хезмәт итә».
Район хәрби комиссары дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чараларына һәм финанс тәэмин ителешенә дә тукталды:
«Хәрби хезмәтне сайлаган гражданнарга дәүләт тарафыннан матди ярдәм, ташламалар, бушлай медицина хезмәте һәм башкалар каралган. Финанс мәсьәләсенә килгәндә, Татарстан Республикасы гражданнары, Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән килешү төзегән очракта, 2,9 миллион сум бер тапкыр бирелә торган түләү ала. 2,5 миллион сум Татарстан бюджетыннан бүленә, 400 мең сумны министрлык бирә. Хезмәт хаклары да лаеклы дәрәҗәдә, — диде Альберт Гомәров. — Хәрби хезмәт — ул Ватан алдында җаваплылык кына түгел, ә үзеңне сынап карау, һөнәри һәм шәхси яктан үсү мөмкинлеге дә. Заманча технологияләр белән эш итәргә теләгән, тәртипле һәм максатчан райондашларны көтеп калабыз».
Барлык сораулар буенча район хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итәргә, шулай ук 2-61-32 номеры буенча эшләүче «кайнар линия» телефонына шалтыратырга мөмкин.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев