Кукмара районы газетасы быел 95 еллыгын билгеләп үтәчәк
1930 елның 14 сентябрендә газетаның беренче саны «Колхоз, алга!» исеме белән халыкка тарала.
Быелгы 2025 ел мөһим даталарга бай. Май аенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтсәк, 10 августта — Кукмара районы оешуга, ә 14 сентябрьдә район газетасы чыга башлауга 95 ел тула.
Район газетасы ул — район елъязмасы. 1930 елда Кукмара районы оешкач, типография ачыла. Редакция коллективын туплау, аның матди базасын булдыру эшләре башлана. Шул ук елның 14 сентябрендә газетаның беренче саны «Колхоз, алга!» исеме белән халыкка тарала. 1939 елда «Большевик» дип үзгәртелсә, соңрак «Кызыл Кукмара», «Коммунизм таңы» исемнәре белән чыгарыла. 1965 елның 14 апреленнән район газетасы «Хезмәт даны» исеме белән атала.
Газетабызның 95 еллыгы — редакция хезмәткәре өчен генә түгел, ә районда яшәүчеләр өчен дә мөһим вакыйга. Чөнки һәркемнең тормышы, кечкенә генә булса да мизгеле газета битләре белән бәйле. 95 еллык тарихы булган газета район хакимияте сәясәтен таратучы, аның халык белән арадашчысы булып тора. Газета ул — халык белән хакимият арасындагы күпер. Халыкның да өметен акларга, хакимият белән дә маңгайга-маңгай бәрелмичә эшләргә кирәк. 95 ел дәвамында ул район җирлеге, аның халкы турында яза.
Кем генә булмасын, ул, үткәненә борылып карап, узган юлын тагын бер кат күздән кичерә. Без дә район архивында сакланып калган газета төпләмәләреннән шушы дәвер эчендә нәрсәләр язылганын бүгеннән башлап сезнең игътибарга биреп барырбыз. Кызганычка каршы, газетаның иң беренче саннары сакланмаган. Район архивындагы төпләмә 4 март саны, газетаның 16нчы номеры белән 1938 елдан башлана. Латин шрифты белән язылган язмаларны укырга җиңел булмаса да, берникадәр аңлашыла. Ул елларда газета атнага ике тапкыр нәшер ителгән. Җәя эчендәге мәгълүматтан күренгәнчә, 8 ел эчендә барлыгы 548 газета чыккан.
Газетаның беренче битенә буйдан-буйга «Татарстан АССР Верховный Советына сайлаулар турында Положение» дигән баш исем куелган һәм шушы темага багышланган мәгълүматлар урнаштырылган. Шунысына да игътибар ителә: бу санда бер генә дә фоторәсем юк. Икенче битендә Кукмара МТСы хезмәт күрсәтә торган колхозларда (50 колхоз кергән) язгы чәчүгә әзерлекнең барышы турында сводка да бирелгән. 1 елга — 3 сум 60 тиен, 6 айга — 1 сум 80 тиен, 3 айга 90 тиеннән газетага язылырга мөмкин булган. 4нче биттә төзәтү бар: «Газетабызның 23 февралендә чыккан санның 4нче биттәге өстәге абзацында 2,5 центнер дип ялгыш киткән, 7,5 центнер дип төзәтеп укуыгызны сорыйбыз», — диелгән анда. Шушы ук битнең иң астагы бер почмагында Байлангар авылында тулы булмаган урта мәктәп бинасы төзелде, дигән биш җөмләле язма да бар.
Тарихны барлау кызыклы, мавыктыргыч. Бергәләп барлыйк әле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев