Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы башлыгы тәрбиягә бала алган аналарны Әниләр көне белән котлады

Бүгенге көндә районда опека һәм попечительлек бүлегендә 107 бала исәптә тора.

Кукмара хакимиятендә район башлыгы Сергей Димитриев Әниләр көне алдыннан ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар тәрбияләүне, аларның сәламәтлеге, тормышы өчен җаваплылыкны үз өстенә алган опекун әниләр белән очрашты.

Кукмара районы башлыгы тәрбиягә бала алган аналарны Әниләр көне белән котлады

«Кызганычка каршы, төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә ятим яки ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар бар. Шунысы куанычлы: аларга үз мәхәббәтен, йөрәк җылысын бирергә әзер кешеләр табыла. Бу сез — опекун әниләр, герой әниләр! Баланы үз гаиләгезгә кабул итү һәрберегездән зур җаваплылык сорый. Сез андый балаларга гаилә учагының җылысын бүләк итәсез», — диде Сергей Димитриев, әниләргә мөрәҗәгать итеп.

Кукмара районы башлыгы тәрбиягә бала алган аналарны Әниләр көне белән котлады

Район Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Нурзидә Гаптелганиева билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә аларда 107 бала исәптә тора.

Кукмара районы башлыгы тәрбиягә бала алган аналарны Әниләр көне белән котлады

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев