Күппрофильле лицей укучыларының уңышлары — зур тырышлык нәтиҗәсе.
«Олимпка юлы» республика олимпиадасының йомгаклау этабында Кукмара күппрофильле лицееның укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
7А сыйныфы укучысы Олег Михайлов физика фәне буенча призлы урын яулады. Аның укытучысы — Алмаз Маняпов.
Ә химия фәне буенча призлы урынны 9Б сыйныфы укучысы Карина Осипова алды. Аны олимпиадага укытучысы Лилия Фазлыева әзерләде.

Әлеге укучыларның уңышлары — зур тырышлык нәтиҗәсе.
Фото: Кукмара күппрофильле лицее
Нет комментариев