Кукмара мәктәбе укучылары биология фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасында призер булдылар
Соңгы яңалыклар

Кукмара мәктәбе укучылары биология фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасында призер булдылар

Укучыларның уңышлары — тырыш хезмәт нәтиҗәсе.

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында биология буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы узды.

Мәчкәрә авылы мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Әдилә Вәлиева (укытучысы — Сиринә Вәлиева), Кукмара 3нче урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Карина Аблаева (укытучысы — Наталья Муравьева) призер булдылар.

Укучыларның уңышлары — тырыш хезмәт нәтиҗәсе.

Фото: район мәгариф идарәсе


Нет комментариев