Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара. Лазерсон. Борай бәлеше

Танылган шеф-пешекче Илья Лазерсон Кукмарада булды.

Тәүге тапкыр бер дә күрмәгән ризыкны авыз итеп караганда, яңа урында йоклаганда теләк теләргә кирәк, кабул була, диләр. Илья Лазерсон да үз гомерендә беренче тапкыр борай бәлешен күргәч, әлеге ырым турында онытмадымы икән?

 Кем соң ул, кайда бәлеш ашаган, дисезме?

Илья Лазерсон – Санкт-Петербургның шеф-пешекчеләр Гильдиясенең президенты, теле һәм  радиотапшырулар алып баручысы, видеоблогер, кулинария буенча 150дән артык китап авторы. Аның кулинария осталыгы буенча шәхси мәктәп-студиясе дә бар. Ул, үткән атнада Кукмара металл савыт-сабалар заводына килеп, аның продукциясе белән танышкан, заводның үз студиясендә Кукмара казан-табаларында азу әзерләгән, ит кыздырган, өчпочмак, дөге боткасы, чикләвек, вафли һәм, әлбәттә, коймак пешереп караган. Көндезге сәгать 11дә башланган бу эш кичке сәгать 7ләргә кадәр барган.

«Илья Исаакович белән узган елның җәендә Түбән Кама шәһәре янында үткән  блогерлар слетында танышкан идек. Ул анда безнең казанда һәм “учак”та ашарга әзерләде. Быелдан башлап ул  Ютуб каналында үзенең “Зона Лазерсона” дигән тапшыруында килешү буенча Кукмара металл савыт-сабалар заводында җитештерелгән савыт-сабаны кулланачак. Кунагыбыз бик ачык, аралашырга яратучан, гади кеше булып чыкты. Бер тамчы да “йолдыз” авыруы юк үзендә. Кечкенә генә, чиста, җыйнак Кукмара шәһәрендә шундый зур масштаблы производствоны күреп шаккатты һәм сокланды», - ди заводның маркетинг һәм реклама бүлеге җитәкчесе Эльвира Бикеева.   

Чыннан да, «Кукмарадан зур кичерешләр белән киттем», - дип язган иде Лазерсон Инстаграмда биргән соравыбызга да. Аңа  заводыбызның куәтле булуы гына түгел, борай бәлеше дә ошаган булып чыкты.

Илья Исаакович кызы Софья белән бәлешне «Седой Граф» кафесында әзерләнгән кичке ашта авыз иткән.

«Кафебызда ремонт бару сәбәпле, без борчылдык, әлбәттә. Кукмара металл савыт-сабалар заводында булганнан соң, бездә тукталасын белгәч,  бу турыда үзенә алдан хәбәр дә иттек. Әмма ул аңа игътибар бирмәде, киләчәген әйтте. Бәлештән тыш безнең “Восточный” салатын бик ошатты, рецепты белән дә кызыксынды. Аңа шулай ук чәкчәк, чәй тәкъдим иттек. Исемлектән “чабрец”лы кавказ чәен сайлап алды», - ди администратор Идалия Гарифуллина.

Танылган шеф-пешекчене сыйлау, ризыгыңны аңа ошарлык итеп әзерләү, әлбәттә, җиңел эш түгел. Әмма безнекеләр сынатмаган. Чөнки Кукмарага тагын килгәч, янә әлеге кафеда тукталу мөмкинлеген әйткән. Кем белә, бәлки ул биредә мастер-класс та үткәрер әле. Кем белә, бәлки без дә барырбыз...

фото: https://www.instagram.com/kukmara_posuda/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk