«Кукмара итекләре» фестиваленең программасы билгеле булды
Соңгы яңалыклар

«Кукмара итекләре» фестиваленең программасы билгеле булды

Программада иҗади күргәзмәләр, мастер-класслар, ярышлар, татар эстрадасы артистлары катнашында концерт һәм башкалар бар.

«Итек фест» Кукмара итекләре фестивале программасы:
 
- 11.00 сәгать – фестивальне ачу;

- «Кукмара итекләре» дигән театральләштерелгән тамаша;

- бәйрәм кунакларының сәламләве;

- 11.20-16.00 сәгатьләр – бәйрәм концерт программасы.

Мәйданчыкларның эш вакыты:

- халык-сәнгать кәсепләре ярминкәсе, киез эшләнмәләр белән сәүдә итү – 10.00-15.00 сәгатьләр;

 - кышкы күңел ачу мәйданы – 10.00-16.00 сәгатьләр;

- «Итекле футбол» район турниры мәйданы – 11.00-15.00 сәгатьләр;

- киез белән эшләү буенча мастер-класслар – 11.00-15.00 сәгатьләр;

- «Итекләр – алай ук та иске түгелләр...» тарихи фотозонасы – 10.00-15.00 сәгатьләр;

- туклану мәйданчыгы – 10.00-16.00 сәгатьләр;

- фестиваль кунаклары өчен шугалак тау – 10.00-16.00 сәгатьләр.


Бәйрәмне алып баручы - Руслан Гыйльметдинов. Алмаз белән Зөлфирә Мирзаяновлар  хедлайнерлар булачак.

Болар барысы да – 5 гыйнварьда Комсомол мәйданында.

0+

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев