Кукмаралылар I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.
Арчада Рамил Курамшин исемендәге X төбәкара баянчылар һәм гармунчылар бәйгесе узды. Әлеге чара Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләрендә инструменталь музыка традицияләрен һәм халыкларның мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.
«Баян» номинациясендә Кукмара балалар музыка мәктәбе укучысы Сәйдәш Бикбов I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. «Ансамбль» номинациясендә Сәйдәш Бикбов һәм укытучысы Дамир Рафыйков составындагы «Мизгел» ансамбле дә I дәрәҗә лауреат исемен яулады.
Фото: Кукмара балалар музыка мәктәбе
Нет комментариев