Коткаручылар суга баткан 9 яшьлек баланы эзлиләр
Соңгы яңалыклар

Коткаручылар суга баткан 9 яшьлек баланы эзлиләр

Бу хәл бүген көндез булган

Чаллыда суга баткан 9 яшьлек баланы эзлиләр. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгына һәлакәт шаһитлары хәбәр итте.

Бу хәл бүген көндез ГЭС бистәсе яр буе тирәсендә булган. Якынча мәгълүматлар буенча, 9 яшьлек малай суга баткан.

Һәлакәт шаһитлары хәбәр итүенчә, гадәттән тыш хәл урынына коткаручылар һәм табиблар килгән.

Әлегә бала табылмаган.

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев