Коронавирустан вакцинация бушлай һәм кешенең үз теләге белән ясала
Вакцина составында Covid-19 барлыкка китерә торган коронавирус юк, шуңа күрә прививка ясатканнан гына чирләп китү куркынычы янамый.
Татарстан Республикасында Covid-19 коронавирусына каршы вакцинация теләге булган һәр кешегә ясала. Республикага «Спутник V» (Гам-Ковид-Вак) вакцинасы кайтарылды. Ул Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Н.Ф.Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәге тарафыннан ясалган, дип яза «Татар-информ» МА.
Белгечләр бәяләвенчә, вакцинаның нәтиҗәлелеге 91,4 процентны тәшкил итә, шулай ук ул авыр формалардан һәм үлем очракларыннан кисәтеп, 100 процент нәтиҗә бирә.
Вакцинаны 21 көн аерма белән ике тапкыр кадыйлар. Иммунитет ике елга формалаша дип фаразлана.
Коронавируска каршы торырга ярдәм итүче вакцинацияне аеруча өлкән яшьтәгеләргә һәм хроник авырулары булган кешеләргә үтү мөһим.
Вакцина составында Covid-19 барлыкка китерә торган коронавирус юк, шуңа күрә прививка ясатканнан гына чирләп китү куркынычы янамый.
Вакцинация бушлай һәм кешенең үз теләге белән үткәрелә.
фото: Михаил Захаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев