Киптергеч яңара, һава чистара: Кукмара элеваторында ремонт эшләре бара
Бу турыда тулырак итеп әлеге оешманың җитәкчесе Ирек Хөсәенов сөйләде.
Кукмара элеваторы ашлык киптергән чорда киптерә торган шахтадан һавага күп күләмдә кибәк калдыклары һәм тузан чыгып тарала, нәтиҗәдә тәрәзә һәм форточкаларны ачып булмый дип, инде ничә еллардан бирле Кукмара шәһәренең Ленин урамындагы 54, 56нчы номерлы йортларда яшәүчеләр зарланалар иде.
Бу мәсьәлә буенча алар район хакимиятенә дә мөрәҗәгать иттеләр. Ниһаять, быел, элеваторда күләмле эшкә тотындылар: ашлык киптергеч эшләгәндә һавага тузан таралмасын өчен, шахтаның фильтры өр-яңадан монтажлана башлады. Бу турыда тулырак итеп әлеге оешманың җитәкчесе Ирек Хөсәенов җавап бирде.
— Кукмара элеваторына 1932 елда нигез салына. «Кукмара элеваторы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять буларак, ул 2023 ел ахырыннан эшли башлады, — дип сүзен башлады җитәкче. — Шул чордан башлап, бүгенге көнгә кадәр объект киң модернизацияләнә, яңа тимер юл үлчәүләре куела, элеваторга килүче тимер юл, ашлык складларының идәннәре һәм түбәләре, ашлык киптергечләр ремонтлана. Март аенда әлеге, 1984 елда төзелгән ДСП-32 киптергечен капиталь ремонтларга тотындык, ягъни шахтаны өр-яңадан җыя башладык. Бу күптән хыялланган эш иде инде. Иң элек аның каркасын яңа калай белән төрдек һәм тимердән эшләнелгән һава йөри торган 1792 данә коробаларны урнаштыра башладык. Аннан соң шахтаны яңа тузан суырту системасына тоташтырачакбыз. Биредә элеваторга килүче ашлыкның яртысы киптерелә. Объектның эш күләме 8 миллион сумга төшә. Күрше күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең шикаятьләрен исәпкә алып, шулай ук әлеге киптергечнең системасын яхшырту бурычы куелды. Узган урып-җыю сезонында 70 мең тоннага якын ашлык әзерләнде. Бу — автомобиль һәм тимер юл транспорты белән төяп җибәрү юлы берөзлексез әйләнештә булу исәбенә складлар күләменнән ике мәртәбә диярлек артыграк. Шулай ук территорияләрне өрәңгедән һәм чүп үләннәрдән чистартабыз. Хәзерге вакытта матди-техник базаны әзерләү актив бара. Складлар чистартыла, юыла, агартыла һәм газ белән агулана.
Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев