Казанда 39 яшьлек хатын-кыз мошенниклар корбаны булган
Алданган хатын-кыз 400 мең сумга якын акчасын чит счетларга күчергән.
Казанда 39 яшьлек хатын-кыз мошенниклар корбаны булган. Аңа билгесез кеше шалтырата да почта хезмәткәре буларак таныштыра һәм заказлы хат турында хәбәр итә. Хатны алу өчен СМСта килгән кодны әйтүен сорый. Моңа ышанган хатын-кыз мәгълүматны бирә. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Шуннан соң аңа кредит оешмалары һәм хокук саклау органнары «вәкилләре» шалтырата башлый. Алар мошенникларның аның счетларына керү өчен кодтан файдаланулары турында җиткерәләр. Аннары хатын-кыз 400 мең сумга якын акчасын чит счетларга күчерә. Соңрак ул, алдануын аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казандагы идарәсеннән хәбәр итүләренчә, бу факт буенча мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев