Казан медицина көллияте студенты мошенникларга 2,5 млн сум акчасын күчергән
Мошенниклар студентның банк счетларыннан, имештер, Украина Кораллы көчләре ихтыяҗларына зур суммадагы акчаны рөхсәтсез күчерергә җыеналар, бу исә акча югалту гына түгел, җинаять җаваплылыгы белән дә яный дип белдергән.
Казан медицина көллияте студенты телефон мошенниклары корбаны булган. Кыз аларга 2,5 миллион сумнан артык акча күчергән, дип яза «Татар-инофрм» МА.
20 яшьлек кызның телефонына ике номердан шалтыратып, үзләрен иминлек органнары хезмәткәрләре дип таныштырган билгесез кешеләр аны куркыткан. Алар студентның банк счетларыннан, имештер, Украина Кораллы көчләре ихтыяҗларына зур суммадагы акчаны рөхсәтсез күчерергә җыеналар, бу исә акча югалту гына түгел, җинаять җаваплылыгы белән дә яный дип белдергән.
Акчаны саклау һәм декларацияләү сылтавы белән мошенниклар кызга барлык акчаны куркынычсыз счетларга күчерергә тәкъдим иткән. Студент, аларның күрсәтмәләрен үтәп, аферистлар биргән реквизитларга 2 533 400 сум акча күчергән.
«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Оперативниклар мошенниклар элемтәгә чыккан телефоннарның Бөекбританиядә һәм Запорожье өлкәсе территориясендә теркәлгән булуын ачыклаган.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев