Югары Чурада хисап җыелышы узды
Авыл җирлекләрендә 2025 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган хисап җыелышлары дәвам итә.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин җитәчелегендәге төркем бүген Югары Чура авыл җирлегендә булды.
Анда Югары Чура авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимуллин, участок уполномоченные Расим Шакиров, «Россельхозбанк»ның Кукмарадагы филиалы җитәкчесе Ленар Баһавиевларның чыгышлары тыңланды.
Җирлек башлыгы Айрат Галимуллин 2025 елда җирлектә башкарылган эшләр турында сөйләде, киләчәккә планнары белән уртаклашты.

Югары Чура авыл җирлегенә кергән 5 авылдагы 371 хуҗалыкта 1421 кеше яши. Халыкка мәгариф, медицина, мәдәният хезмәте күрсәтелә, 5 кибет эшли.
— Җирлектә «Вахитов» җәмгыяте, сэндвич-панельләр ясау заводы, гаилә фермалары, автосервис эшли. Шәхси хуҗалыкларда барлыгы 1016 мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 599ы — савым сыерлар, — дип сөйләде җирлек башлыгы.
Үткән ел федераль һәм республика программалары ярдәмендә Югары Чурада 30 миллион сумлык юл салынган. Пчеловод, Поршур авыллары юлларында да 9 миллион сумлык эш башкарылган.
Үзара салым акчасын да юлларга таш җәю, чишмә ремонты, зират киртәсен алыштыру, су башнясы кую һәм башкалар өчен тотканнар.

Әмма җирлектә халыкны борчыган сораулар да бар. Бу — юлсызлык, клуб ремонты, балаларга футбол белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр, күпер, плотина ремонты һәм башкалар.
Чыгышлар тәмамланганнан соң, сорауларга җаваплар бирелде һәм хезмәт алдынгыларына район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев