Югары Арбаш мәктәбендә ветеран укытучылар һәм төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучылар белән очрашу үткәрелде
Бәйрәм программасы укучыларның концерт номерлары һәм 1963–2024 елларда мәктәпне тәмамлаганнарның чыгышлары белән үрелеп барды.
Кеше гомеренең иң матур, кабатланмас мизгелләре, һичшиксез, мәктәп елларыдыр. Мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр, беренче мәхәббәт, сабакташлар, дуслар — барысы да мәктәп еллары белән бәйле. Менә шул истәлекләрне тагын бер кат хәтердә яңартырга, зур тормышка юл күрсәткән мөгаллимнәребезне күреп, аларга рәхмәтебезне, хөрмәтебезне белдерергә дип, шушы көннәрдә уртак белем йортыбыз — Югары Арбаш урта мәктәбендә җыелдык.
Бәйрәм кичәсен мәктәп директоры Радик Исламов башлап җибәрде. Ул, чарага җыелган кунакларны — ветеран укытучыларны һәм төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучыларны сәламләп, еллар аша безне үткәннәргә алып кайтты. Мәктәп коллективы тарафыннан архив мәгълүматларын барлау буенча зур эш башкарылган. Радик Ибраһим улы билгеләп үткәнчә, Түбән Арбаш мәктәбенең тарихы 20нче гасырга барып тоташа. Ул вакытта авылда мәдрәсә эшләп килә: биредә балалар дин дәресләре белән беррәттән дөньяви фәннәрне дә өйрәнәләр. Ике катлы бина утын ягып җылытыла, керосин лампалары яктысында шөгыльләнәләр. 1919 елда Ильяс байның ике катлы йорты хөкүмәткә бирелеп, башлангыч мәктәп буларак кулланыла башлый.
1934 елда авылда җидееллык мәктәпнең төп бинасы ачыла, 1991 елда урта мәктәп исемен ала. Шул еллар эчендә ничәмә-ничә укытучыдан торган коллективны бер йодрык итеп тоткан директорлар алышына, өлкән яшьтәге тәҗрибәле остазларны яшь, перспективалы укытучылар алыштыра. Аларның һәркайсы — мәктәп тарихында һәм укучылар күңелендә тирән эз калдырган мәртәбәле шәхесләр. 2004 елда Түбән Арбаш урта мәктәбе базасы Югары Арбашта калкып чыккан мәһабәт бинага күчерелә.
Әлеге чараның хөрмәтле кунаклары — озак еллар балаларга белем һәм тәрбия биргән ветеран укытучылар Каймә Зыятдинова, Рәйсә Рәкыйпова, Кәүсәрия Хуҗиева, Розалия Садриевалар иде. Хәтерләре сокланырлык: хезмәт юлларын башлаганда һәм эшләгән дәвердә булган кызыклы хәлләрне искә алды алар. Кәүсәрия Фоат кызы мандолинада уйнап җыр башкарса, Розалия Галим кызы үзенең шигырьләрен бүләк итте. Хөрмәткә лаек мөгаллимәләргә мәктәп коллективы һәм килгән кунаклар тарафыннан чәчәкләр тапшырылды, шулай ук алар өчен чәй табыны әзерләнгән иде.
Бәйрәм программасы укучыларның концерт номерлары һәм 1963–2024 елларда мәктәпне тәмамлаганнарның чыгышлары белән үрелеп барды. Презентациядәге фотосурәтләрдә Түбән Арбаш һәм Югары Арбаш мәктәпләрендә белем биргән укытучылар һәм төрле елларда укыган укучылар елмая. Аклы-каралы сурәтләрдәге зур коллективны җитәкләгән директорлар һәм тәҗрибәле, зыялы мөгаллимнәрнең күбесе инде арабызда юк. Шул укытучыларның канаты астында белем һәм тәрбия алган кунаклар җылы итеп искә алды үзләрен.
Һәркем үзенең истәлекләре белән бүлеште: бергәләп көлештек тә, күңел тулып, күзләр дә яшьләнде. Әле кичә генә парта артында утырган егет-кызлар — бүгенге көндә тормышта үз юлларын тапкан төрле һөнәр ияләре. Ирешкән уңышларында укытучыларының өлешләре зур икәнлеген билгеләп үтте алар, остазларына чәчәк бәйләмнәре һәм истәлек бүләкләре тапшырып.
Төрлебез төрле якка сибелгән укучыларын җыйган белем йортыбызның һәр почмагы кадерле, без утырган парталар, без укыган кабинетлар — барысы да шундый якын. Сабакташларны, чордашларны, укытучыларыбызны күрү — искиткеч зур куаныч, сөйләшеп сүзләр бетмәде. Очрашудан алган тәэсирләр күңелләребездә әле бик озак сакланыр. Шундый матур кичә оештырып, безне очраштырган, самими балачакка, яшьлеккә алып кайткан мәктәп җитәкчелегенә һәм барлык коллективка, матур чыгышлары белән бәйрәмне бизәгән укучыларга ихтирамыбызны белдерәбез. Мондый очрашулар дәвамлы булсын иде. Сагынып, кабат килербез әле сиңа, мәктәбебез!
фото: Гөлшат Исламова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев