«Игелекле Кукмара»: Район яшьләре волонтерлык белән шөгыльләнә
5 декабрь — Волонтерлар көне.
Волонтерлар үз эшчәнлекләрен бик күп юнәлешләр буенча алып бара. «Ялкын» яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү белгече, «Игелекле Кукмара» волонтерлар үзәге җитәкчесе, үзе дә мәктәп, студент вакытларыннан ук мәрхәмәтлелек юлында булган Гүзәлия Пахомова белән дә шулар хакында сөйләштек.
«Мин 2023 елда Кукмара районындагы волонтерлык эшчәнлегенең кураторы итеп билгеләндем. Ике ел инде укучылар һәм укытучылар белән тыгыз элемтәдә торып, кулга-кул тотынып эшлибез. Бүгенге көндә «Добро.РФ» федераль платформасында районнан 4 меңнән артык кеше теркәлде. Игелекле эшләре өчен волонтерларга верификацияләнгән сәгатьләр бирәләр, шулай ук алар район, республика гына түгел, халыкара масштабтагы чараларда да катнаша алалар. Югары уку йортларына кергәндә Бердәм Дәүләт имтиханы нәтиҗәләренә дә баллар өстәлә, — ди Гүзәлия Пахомова. — Волонтер җаваплы, шәфкатьле, аның күңеле киң, йөрәге мәрхәмәтле һәм кешеләргә ярдәм итү теләге зур булырга тиеш. Районда андый егет-кызлар бик күп. Мессенджерларда ачылган төркемнәрдә волонтерлык эшен алып барабыз, һәрдаим актив яшьләр белән аралашып торабыз, үзебезгә бурычлар алабыз, бергәләп үтибез».
Гүзәлия Нурзадай кызының сүзләренә караганда, волонтерларның төп юнәлешләре — төрле темаларга чаралар уздыру, өлкән, ялгыз яшәүче, авыру өлкәннәргә, авыр тормыш хәлендә калучыларга, физик мөмкинлеге чикле балаларга ярдәм итү. Шулай ук алар якыннары махсус хәрби операция зонасында булган гаиләләрне дә читләп узмыйлар, Сосновка шәһәрендәге балалар йортында тәрбияләнүче малай-кызларга да еш булышалар.
«Быел ятимнәр өчен ике тапкыр Кукмарага экскурсия оештырдык. Балаларны районның оешма-предприятиеләренә алып кердек, шулай ук алар кинофильм карадылар, Боз сараенда тимераякта шудылар. Кайда гына булмасыннар, ятимнәрне һәркем нурлы йөз белән каршы алды, — ди волонтер Гүзәлия Пахомова. — Кемгәдер булышуга килгәндә, кызганыч, күп вакыт ярдәм кирәклеге турында ул кешеләрнең күршеләре, танышлары, укытучылар аша гына беләбез. Ярдәм өчен безгә мөрәҗәгать итүдән бер дә читенсенмәсәгез иде. Волонтерлар һәркемгә булышырга әзер. Узган ел кышкы чорда шактый гына кар көрәү эшләре башкардык. Кайвакыт кемгәдер кунакка киләсең дә, әңгәмә барышында әби-бабайларга ярдәм кирәклеге ачыклана. Егетләр ишегалды тирәсендә кайнашса, кызлар өй эчен тәртипкә китерә. Санаулы минутлар эчендә тузаннар да сөртелә, идәннәр дә юыла, бар җир «көлеп тора». Язгы чорда шактый гына ялгыз кешенең тәрәзәләрен юдык. Өлкәннәрнең сабый баладай сөенүләрен, нурлы йөзләрен күрү — безнең өчен икеләтә шатлык. Аннары кайберләренең кәефен күтәрү өчен хәл белү, бәйрәмнәр белән котлау да җитә. Игътибар, җылы сүз — мең дарудан көчлерәк, дип юкка гына әйтмәгәннәр шул...»
Узган ел «Ялкын» яшьләр үзәге Татарстан Республикасы Яшьләр Министрлыгының грантын яулый һәм волонтерлык үсеше өчен сертификатка ия була.
«Иң актив 50 укучыны Россиядә беренчеләрдән булган «Добрый» волонтерлар лагеренда оештырылган форумга алып бардык. Чарадан үзебез дә, балалар да ялкынланып, тагын да тырышып эшләргә энергия туплап кайттык. Волонтерларыбыз әле хәзер дә анда узган көннәрне җылы итеп искә ала. Без калган республикакүләм чараларда да актив катнашырга, үзебезнең сәләтләрне, эшчәнлекне күрсәтергә тырышабыз. Мисал өчен, районнан дүрт волонтер «Көзге игелек атнасы» акциясендә җиңү яулады. Алар 10 декабрьдә «Игелекле Татарстан» форумында бүләкләнәчәкләр, — ди Гүзәлия Пахомова. — Волонтерлар көне уңаеннан узган ел уңган-булган егет-кызларга район башлыгының Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырылды. Быел да иң активларны күңелле «сюрприз»лар көтә».
Рәмиз Исрафилов, «Ялкын» яшьләр үзәге директоры:
— 2023 елның ноябрендә «Ялкын» яшьләр үзәге базасында «Игелекле Кукмара» Игелек Үзәге ачылды. Анда махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә ярдәм оештыру буенча күп эшләр башкарыла. «Гараж» төркеме белән берлектә, волонтерлар хәрбиләргә аяк киемнәре киптерү өчен махсус янчыклар, кызыл һәм ак төстәге бәйләвечләр тегә, маскировка челтәрләре үрә. Кичке сәгать сигездән унга кадәр олы йөрәкле кул осталары тырышып фронтка кирәк-ярак әзерли. Кемнәрдер өйләренә алып кайтып та тегеп алып киләләр. Азык продуктлары да шактый җыела. Игелекле эшкә үз өлешен кертүче һәркемгә рәхмәтлемен.
Фото: Әнисә Гарифуллина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев