Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Яшь кукмаралыларны «Россия бөркетләре» сафына кабул иттеләр

Чара барышында балалар «бөркет»ләр турындагы риваять белән таныштылар, «Россия бөркетләре гимны»н башкардылар һәм Ватанны яратырга, тырышып укырга, игелекле эшләр кылырга вәгъдә бирделәр.

Күппрофильле лицейда беренче сыйныф укучыларын «Россия бөркетләре» сафына багышлау тантанасы узды.

Яшь кукмаралыларны «Россия бөркетләре» сафына кабул иттеләр

Тантана Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннарын башкару белән башланды. Алга таба балалар «бөркет»ләр турындагы риваять, аларның кануннары белән таныштылар, «Россия бөркетләре гимны»н башкардылар һәм Ватанны яратырга, тырышып укырга, игелекле эшләр кылырга, үз сүзеңне тотарга, дуслыкның кадерен белергә, кайгыртучанлык күрсәтергә һәм вөҗдан буенча эш итәргә вәгъдә бирделәр.

Яшь кукмаралыларны «Россия бөркетләре» сафына кабул иттеләр

«Бүген сез „Россия бөркетләре“ гаиләсенең бер өлеше булдыгыз. „Бөркет“ булу ул — һәрнәрсәдә һәм һәрвакыт беренче булу, үзеңдә Ватанга мәхәббәт, тырышлык һәм белемгә омтылыш тәрбияләү, башкалар өчен үрнәк булу дигәнне аңлата. Мин сезнең максатчан, намуслы, тыңлаучан һәм, әлбәттә, бер-берегез белән дус-тату булуыгызны телим», — дип мөрәҗәгать итте күппрофильле лицей директоры Любовь Камалова укучыларга.

Яшь кукмаралыларны «Россия бөркетләре» сафына кабул иттеләрХәрәкәтнең яшь катнашучыларына «Россия бөркете» билгеләрен өләшү хокукы «Беренчеләр хәрәкәте» активистларына һәм бәйрәм кунакларына бирелде.

фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев