Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Гомерен мәгарифкә багышлаган шәхес: Мөзәкир Нәбиев истәлегенә

Шушы көннәрдә дә Сәрдекбаш урта мәктәбендә, Мөзәкир Абдулла улы истәлегенә волейбол турниры уздырылды.

Яшьнәп яшәлгән гомер.
Күпме җан җылысын бирдең,
Күпме көч түктең син бу җирдә
Сүнмәс йолдыз булып калдың,
Барлык халык күңелендә.
Гомер дигән пар ат һаман чаба
Кабатланмый бер ни, бар да яңа
Барган саен ләкин хәтерләрдә
Сезнең исем калкып чыгар бу җирләрдә.

Эшсез бәхет табылмый, табылса да тагылмый, дигән халык. Дөньяда яшәүнең  бөтен мәгънәсен тырыш хезмәттә күргән,илгә-җиргә-мәгарифкә файда китерерлек гамәлләр кылып, күңелләрдә мәңгегә сакланып калган шәхесебез бар. Әйтергә кирәк язмам герое, Нәбиев Мөзәкир Абдулла улы. Ул 40 ел гомерен Сәрдекбаш урта мәктәбенә багышлаган, аның 22 елын  мәктәп директоры булып эшләгән, бөтен көчен, тормышын, яшәешен мәгариф өлкәсен үстерүгә, аны камилләштерүгә, балаларга белем һәм тәрбия бирүгә  биргән ветеран укытучы. Бүгенге көндә Мөзәкир Абдулла улы арабызда булмаса да, Сәрдекбаш мәктәбен атлап керүгә, рәт-рәт тезелеп утыручы алмагачлар, мәктәпнең озын коридоры, мәктәп үзе-аны хәтерләтә. Мөзәкир Абдулла улын яшь буын укучылар, өлкән укытучылар сөйләвеннән, музейда теркәлгән мәгълүматлардан, 13 ел рәттән үткәрелеп килүче искә алу чараларыннан  белеп торалар. 

Шушы көннәрдә дә Сәрдекбаш урта мәктәбендә,Мөзәкир Абдулла улы истәлегенә волейбол турниры уздырылды. Әлеге турнирда Мөзәкир Абдулла улының якыннары, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илфат Ильяс улы, районыбызның мәктәп  директорлары, Мөзәкир Абдулла улы белән бергә эшләгән хезмәттәшләре, мәктәбебез укытучылар коллективы, укучылар катнашты.    

Тантана өлешендә Нәбиев Мөзәкир Абдулла улы белән бәйле хәтирәләр яңартылды. Бергә Мөзәкир абый кул астында эшләгән Шагеев Расыйм абый ул чорда бик күп эшләр эшләнүен, аның бик җаваплы булуын, укыту-тәрбия бирү барышында, әйткән сүзләрен, киңәшләрен искә алды. Якыннары, Мөзәкир Абдулла улын гаилә өчен җан атып яшәвен, гадел әти, яраткан бабай булуы турындагы истәлекле вакыйгалар белән бүлеште. Тантаның бу өлеше җылы сүзләргә,  хәтирәләргә бай булды.  

Турнирның икенче өлеше мәктәп  спортзалында  дәвам итте. Көч сынашырга,көчле кызлар командалары җыелган иде. Барысы бергә 8 волейбол командасы. Командалар арасында көрәш кискен барды. Җанатарлар командаларга көч биреп торды.Япь-яшькызларның тупка сикереп сугулары,тупның зыңгылтап очуы,һәр алган очкога җанатарларның кычкырып җибәрүеннән йөрәкләр сикереп,мәктәбебез гөрләп торды.Нәтиҗәдә, Нәбиев Мөзәкир Абдулла улы истәлегенә багышланган турнир кубогына Сәрдекбаш командасы кызлары ия булды. Икенче урынны Мәмәшир  мәктәбе кызлары, ә өченче урынны Починок Сутер командасы яулады. Җиңүче командаларга һәм һәр команданың иң яхшы уенчыларына дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.Турнир ахырында Мөзәкир абыйның улы Фәнис Мөзәкир улы уенчы кызларга,хөрмәт итеп килгән кунакларга зур рәхмәтләрен җиткерде. 

Әлеге турнир Мөзәкир абый рухына дога булып барып ирешсен иде. Аның якты истәлеге безнең күңелләребездә мәңге сакланыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев