«Гараж» волонтерлар төркеме эшли дә, ял да итә белә
Зур Кукмара, Купка, Адай, Иске Йорт авылы үзешчәннәре катнашында уздырылган бу чаралар тамашачылар күңелендә озак сакланыр әле.
Иске Йорт авылының клубы заманында Янсыбыда мәчет буларак халыкка хезмәт иткән. Моннан 60 еллар чамасы элек әлеге бинаны бу авылга күчереп, клуб итеп эшләп куйганнар.
Соңгы айларда шушы мәдәният учагының эшчәнлеге җанланып киткәнен авыл халкы инкарь итмәс. Махсус хәрби операциядәге солдатларга кичләрен маскировка челтәрләре үрүдән башланган эш алар өчен үлән чәйләре әзерләү белән дәвам итте.
Клуб мөдире Энҗе Зәйнетдинова тәкъдиме белән гуманитар ярдәм күрсәтүне тагын да киңәйтеп, биредә авыл апалары белән яралыларга кул яки аяк астына салып яту өчен уңайлы булган сөяк формасындагы мендәрләр һәм аяк киемнәрен киптерергә капчыклар тегә башладылар. (Әлеге капчыклар эченә эт һәм песиләр өчен кулланыла торган киптергечләр тутырыла). Солдатлар, ял иткән арада шуларны аяк киеменә салып куйгач, алар азмы-күпме дымны үзенә тарта икән. Өйләрдән тегү машиналарын җыйнап алып килүе мәшәкатьле булса да, искейортлылар авырсынмыйлар, игелекле эшләрен дәвам итәләр.

Әлеге мәрхәмәтле ханымнарга һәм авыл халкына Иске Йорт авылы клубында бик матур концерт оештырылды. Аны Зур Кукмара авылы китапханәчесе Гөлнур Хаҗиева эчтәлекле итеп оештырып, үзе үк алып барды. Клубы иске, бина эче салкын булса да, монда килгән һәркемнең күңеле «җылы» иде.
Чыгышларның бер бизәге — махсус хәрби операциядән чираттан тыш ялга кайткан әлеге авыл егетенең сәхнәгә менеп җыр башкаруы булды. Кызларының әтиләренә сарылып: «Минем әти бит ул», — дип басып торулары һәркемне күз яшьләре аша елмаерга, гаилә һәм туган ил өчен көрәшүнең никадәр кадерле икәнен искәртеп, күңелнең һәр күзәнәген чеметтереп алырга мәҗбүр итте.
Шушындый ук эчтәлектәге концерт «Йөрәктән — йөрәккә» исеме белән Адай авылында да үтте. Клуб мөдире Фәния Хәбибуллина: «Махсус хәрби операциядәгеләргә үлән чәе ясыйбыз, маскировка челтәре үрәбез», — дип чакыру элүгә, дәррәү кубып ярдәмгә килүчеләр һәм әниләр хөрмәтенә оештырылды ул.

«Гараж» волонтерлар төркеменә йөрүче Зур Кукмара, Купка, Адай, Иске Йорт авылы үзешчәннәре катнашында уздырылган бу чаралар тамашачылар күңелендә озак сакланыр әле.
Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев