Фатирда эт өрүе аркасында аның хуҗасына штраф янарга мөмкин
Көндезге вакытта эт өрүгә рәсми тыю юк, ләкин ул ачыктан-ачык комачауласа, участок вәкиленә, идарәче компаниягә яки Роспотребнадзорга шикаять итеп була.
Әгәр күршеләрнең эте өрүе төнге вакытта комачауласа, аның хуҗасын Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 6.4нче маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартырга мөмкин. Адвокат һәм җәмәгать эшлеклесе Дмитрий Аграновский хәбәр иткәнчә, мондый хокук бозу өчен штраф 500 сумнан 1000 сумга кадәр тәшкил итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Шул ук вакытта көндезге вакытта эт өрүгә рәсми тыю юк, ләкин ул ачыктан-ачык комачауласа, участок вәкиленә, идарәче компаниягә яки Роспотребнадзорга шикаять итәргә мөмкин.
«Мин үзем, участок вәкиленнән башлап, аңа гариза язар идем. Ул ниндидер чаралар күрергә тиеш. Беркем дә җаваплылыкка тартылмаса да, ул эт хуҗаларын әңгәмәгә чакыра ала. Хәтта әңгәмәнең үзе дә яхшы профилактик тәэсир итә», — дип киңәш бирде белгеч.
Аграновский, Татарстанны да кертеп, һәр төбәктә төнлә төзелеш яки йөк төяү эшләрендәге тавыш өчен өстәмә маддәләр бар, дип өстәде. Ләкин эт өрүе минималь санкцияләргә керә.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев