Минималь пособиегә нинди категорияләр дәгъва итә ала?
Татарстанда эшсез калган гражданнар, билгеле бер шартларны үтәгән очракта, эшсезлек буенча пособие рәсмиләштерә ала. Ләкин кайбер категория гражданнар өчен түләү күләме минималь күрсәткеч белән чикләнгән — хәзерге вакытта ул 1 863 сум тәшкил итә. Бу хакта «Татар-информ» МА.
Минималь пособиегә түбәндәге категорияләр дәгъва итә ала:
- эш эзләүгә беренче тапкыр керешкән гражданнар;
- мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать иткәнче 12 ай дәвамында рәсми эш урыны булмаган кешеләр;
- соңгы бер ел эчендә гомумән алганда 26 атнадан да азрак эшләгән затлар;
- хезмәт вазыйфаларын тиешенчә үтәмәү сәбәпле соңгы эш бирүче белән хезмәт мөнәсәбәтләрен өзгән гражданнар;
- шәхси эшкуарлык эшчәнлеген туктаткан элеккеге шәхси эшмәкәрләр;
- крестьян (фермер) хуҗалыгында катнашуны туктаткан гражданнар;
- мәшгульлек хезмәте юлламасы буенча оештырылган укулардан тәртип бозган өчен җибәрелгән эшсезләр.
Фото: «Татар-информ» МА
Нет комментариев