Елның соңгы атнасында татарстанлылар ике көн эшләячәк
Быел бәйрәм яллары 12 көн дәвам итәчәк.
Биш көнлек график белән эшләүче татарстанлыларның 2025 елдагы соңгы эш атнасы 2 көнлек була. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Елның соңгы календарь атнасы 3 кенә көн була: 29, 30 һәм 31 декабрь. Шулар арасыннан 29 һәм 30 декабрь — эш көннәре. 31 декабрьдә татарстанлылар 5 гыйнвардан ял көнен күчерү хисабына ял итә.
Шул ук вакытта 30 декабрь кыска эш көне булмый, чөнки ул бәйрәм көненнән алда килми. 31 декабрьдән Яңа ел каникулы башлана. Быел бәйрәм яллары 12 көн дәвам итәчәк. Бу — соңгы елларда Яңа ел каникулына туры килгән ял көннәренең рекордлы саны.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев